Билгеле булуынча, АКШ президенты Джо Байден дәрәҗәле очрашуларда ялгыш сүзләр, ялгыш фикерләр ычкындыра.
Баштарак Америка дәүләт башлыгының ялгыш сүзләр әйтүенә сәерсенә идек, хәзер хәтта күнегә башладык. Мәсәлән, соңгы тапкыр ул ГФРның элекке канцлеры Ангела Меркельны Германиянең мәрхүм элеккеге дәүләт җитәкчесе Гельмут Коль белән бутап ялгышты. 6 февральдә исә Франциянең гамәлдәге президенты Эммануэль Макрон белән күптән түгел аралаштым дип әйтәсе урынга илнең 1996 нчы елда мәрхүм булган президенты Франсуа Миттеран белән очраштым дип әйткән. Күңелсез вакыйга G7 саммитында булган.
Дәүләт башлыгы сайлауларына кадәр АКШ президенты Джо Байденга акыл сәламәтлегенә тестлар үтәргә кирәк, дип белдергән Американың элеккеге президентлары Барак Обама белән Дональд Трампның шәхси табибы Ронни Джексон. Шул ук вакытта ул Байден альцгеймер авыруы белән җәфаланмый, проблемасы яше белән бәйле дип саный. Әйтер фикерләрен оныткан һәм ялгыш сүзләр ычкындырган АКШ лидеры илнең атом-төш коралы өчен җавап бирергә һәм дөньяда кешеләр язмышына йогынты ясарга тиеш түгел, ди ул.
Американың билгеле малтабары Илон Маск та АКШ президентларының акыл сәләтләренә тест ясарга кирәк дигән тәкъдимен ясаган. «Атом-төш чемоданын контрольдә тоткан кешегә когнитив тест үтү мәҗбүри булмаска тиеш түгел»,—дигән ул.
Гомумән, америкалылар үзләре дә президент вазифасын биләү өчен Байденны артык карт дип саныйлар икән. Илдә Байденның рейтингы антирекорд куйган. Америка лидерының эшчәнлеген теркәлгән сайлаучыларның 41 проценты хупласа, 56 проценты каршы булуын белдергән.
Дәүләт башлыгы Джо Байденның сәламәтлегенә бәйле рәвештә АКШ гаебе белән атом-төш сугышы чыгу ихтималы арта дип саный Русия дә.
Махсус прокурор Роберт Хур раславына ярашлы, Америка президенты хәтере чуалудан җәфалана, мөһим фактлар һәм дәлилләрне оныта. «Һәм ул атом-төш коралын кулану турында фәрман бирергә хокуклы бердәнбер кеше», дип белдерде Русия Иминлек советы секретареның урынбасары Михаил Попов.
Чынлап та, бүген дөньяда очраклы рәвештә атом-төш сугышы башлану ихтималлыгы актуальләшә бара. АКШта эчке сәяси хәлләр киеренке тора, шуңа күрә ил властьларының хата ясау мөмкинлеге дә зурая.
Фото:avchernov.ru