Дөньяда ниләр бар?
19 февраль 2024, 06:36

Европа үзенең атом коралы турында хыяллана

Европа союзы күптәннән уртак армия булдыру хыялы белән яши.

Европа үзенең атом коралы турында хыялланаЕвропа үзенең атом коралы турында хыяллана
Европа үзенең атом коралы турында хыяллана

Европа союзының үзенең атом-төш программасын булдыру планы бар. Бу хакта Европарламент рәисе урынбасары Катарина Барлей белдергән.

         Әлеге вакытта Европаны атом-төш һөҗүменнән НАТО яклый һәм, альянс кысаларында, АКШ бу өлкәдә бурычларын үти, дигән Барлей.

         Европа союзы күптәннән уртак армия булдыру хыялы белән яши. Европа армиясен булдыру белән беррәттән тиз арада атом-төш коралын да булдырырга кирәк дип саный.

          «Күк калканы» һавага каршы оборона гомумевропа системасын формалаштыру һәм кораллар сатып алу механизмын камилләштерү оборона өлкәсендә ЕС өчен төп бурычлар булырга тиеш, дигәннәр. Алар шулай ук Украинага ярдәм күрсәтүдә ЕСның ролен югары бәялиләр.

Фото: cont.ws

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас