Дөньяда ниләр бар?
19 февраль 2024, 04:53

Атом флотын төзүдә катнашмакчы

Минск Русиядә үзенең атом флотын төзү программасында катнашу мөмкинлеген карый. 

Атом флотын төзүдә катнашмакчыАтом флотын төзүдә катнашмакчы
Атом флотын төзүдә катнашмакчы

Бу хакта Белоруссиянең Мәскәүдәге илчесе Дмитрий Крутой белдергән.

         Аның сүзләренә ярашлы, Русия портлары аша Беларусь экспорт товарларын ташу өчен Төньяк диңгез юлы әһәмиятле юнәлеш булып санала. Шуңа  да Минск атом флотын төзү программасында катнашу мөмкинлеген карый башлаган.

         Белоруссиянең үзенең флоты булса, дәүләт башкача  көнбатыш инфраструктурасына да, үзенә карата дустанә булмаган илләр инфраструктураларына да бәйле булмаячак.  Бу бурычны чишүне үтә әһәмиятле дип саный алар.

         Русия белән Белоруссия тигез һәм уртак хәвефсезлекне тәэмин итү өстендә бергә эшлиячәк, дип белдергән иде Русия президенты Владимир Путин. 

Фото: fishki.net

          

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас