Дөньяда ниләр бар?
16 февраль 2024, 12:34

Кыю, рухлы халык яши Тучыбайда

 Никадәр тансык бу ихласлык!

Кыю, рухлы халык яши ТучыбайдаКыю, рухлы халык яши Тучыбайда
Кыю, рухлы халык яши Тучыбайда

 Никадәр тансык бу ихласлык!

 

Буран ишек төбенә кадәр безгә ияреп барды! Әйләнә-тирәне уратып алган әрсез җепшек февраль буранын Бөре тирәсендә калдырган кебек булсак та, ул машина артыннан калмый килгән икән. Балалар белән бергәләп кайнар сәламләп каршы алган Тучыбай мәктәбе укытучылары: “Буранны үзегез белән алып китәрсез инде”, – дип шаяртып түргә чакырдылар.
Башкортстанның иң матур якларында катнаш урманнарга түшәк булган калкулыкарга ышыкланып, Җитез Танып, Сүлпәнгеч елгалары буена урнашкан Тучыбайга кар түгел, таш яуса да барасы идек без.

Гүзәл табигать кочагында тыныч кына яшәп яткан бу авыл өчен  интернетның ят булуына ишарәләп навигатор да “шым” булды. Әмма адашмаска ышаныч зур иде, чөнки мәктәп директоры Ришат Зөлкаров без килеп җиткәнче хәлне белешеп торды һәм олы юлга чыгып каршы алды.
Ришат Фирдәвес улы 1995 елдан бирле җитәкчелек иткән бу мәктәп коллективында югары белемле 9 мөгаллим (өчесе ир-егет укытучы!) һәм берсеннән-берсе сәләтле өч дистә бала (бер укучы өйдән) укый. Менә шул кечкенә дә төш кенә коллектив, директорлары әйткәнчә, аз санда булсалар да, тельняшкада бит, узган сишәмбедә соклангыч бәйрәм оештырып, бу көнне мәктәптә булган һәркайсыбызга онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Чагу татар киемнәрендәге балаларның ишек алдында сәламләп, кош теле белән сыйлап каршы алу ихласлыгы карашлардан күңелләргә күчте.

 Никадәр тансык бу ихласлык!

Узган гасырның 80нче еллар ахырында ачылган бу мәктәп бүгенге төзелеш стандартларыннан аерылып торса да, анда бар уңайлыклар да бар.  Мәктәп якты, чиста һәм ул җанга да, тәнгә дә җылы биреп торучы бер мохиткә ия. Шушындый очрашулар өчен махсус әзерләнгән зур сыйныфларның берсендә җыелгач, Ришат Фирдәвес улы Тучыбай мәктәбенең бай тарихы, район, республика күләмендәге уңышлары, максатлары турында әйтеп үтте. Төрле конкурсларда, Ю.Гагарин һәм башка фән олимпиадаларында, спорт ярышларында призлы урыннар яулый килүче егетләр-кызлар белән лаеклы горурланырлык!
Шушы мәктәпне тәмамлаган сигез егет бүгенге көндә СВОда хезмәт итә икән. Аларны искә төшереп, исән-имин туган авылга кайтуларын теләде җитәкче. Белем учагының яшәешендә, алга барышында зур роль уйнаган, балаларга төпле белем бирүче укытучылар коллективына, тырыш укучыларына, ярдәмчел авылдашларына, кунакларга да рәхмәт җиткерде ул.
Кунакларның берсе – шушы мәктәптә 27 ел математика укыткан, соңгы елларда Уфада яшәүче, шигъри җанлы математик Миләүшә Касыймова иҗади күчтәнәчләрен алып килгән иде. “Өметләнеп килгән өметләргә” дип атаган ул очрашуга чакырылгач кына туган шигырен. Бергә узган елларын яратып искә алып, өч улын чын ирләрчә тәрбияләүдә зур роль уйнаган хезмәттәшләренә, аеруча ир-егет укытучыларга, ихлас рәхмәтен җиткерде. Аның чыгышы, иҗаты күңелләрнең нечкә кылларына чиртеп үтте. Ә инде өмет белән гомер уздырам, дигән математик Миләүшә ханымның ничек лирик булып китүе, шигърияткә алып килгән сынаулы сукмаклары һәм “морпех” улы турында “Өмет”нең алдагы санында язарбыз...
Тучыбай –  батырлар төбәге

Күкрәген медаль-орденнар бизәгән хәрби – авылдашлары Фидарис Хәтмуллин – күпмеңләгән егетләребезнең язмышын уртаклашкан яугир, Әфган сугышы ветераны сүз алгач, барыбыз да бераз җитдиләнеп киттек.
Тучыбай урта мәктәбен тәмамлагач Фидарис Бөредә автомәктәптә һөнәр ала. 1986 елда армиягә алынгач, Ватан кая куша, шунда алдынгы сызыкта була. Төньяк Кавказда яшь солдат хәрби өйрәнү курслары үтә. “Ограниченный контингент ДРА” дигән тәгаенләнеш булгач та икеләнеп калмый. Әфган иле уртасындагы Пәрван төбәгендә 45санлы инженер-саперлар батальонында БТР йөртә. Төньяк һәм үзәк Әфганны тоташтырып торучы Саланг үткелендәге иң катлаулы шартларда хәрби бурыч үтәгән ир-егет ул сугышның, таулы якларның авыр климат шартларын да кичергән. Әмма иң авыры дусларын югалту кайгысы булган.

– Үзем дә аннан исән кайтып булырмы дип уйлаган вакытлар бар
иде. Язган булгач, сугыш михнәтләрен күрсәм дә, исән-сау кайттым. Әле дә вахта белән эшләп йөрим. Егетләр! Сез барыгыз да Ватанны саклаячаксыз. Шуңа күрә, физик яктан чыныгып үсегез, җебек булмагыз. Телефонга берегеп утырмагыз, эшләгез, спорт белән шөгыльләнегез. Без үскәндә икенче шартлар иде. Ә хәзер сезнең өчен бөтен уңайлыклар бар. Сезнең иң зур бурыч – укырга һәм укырга! Тыныч тормышта яхшы кешеләр булыгыз, зур-зур уңышлар, биеклекләр яулагыз! Сугышлар бетсен, егетләребез исән-сау кайтсыннар!

 Армиядә без украин егетләре белән бергә хезмәт иттек. “Хохлятский” полк, диләр иде, шаяртып. Ә хәзер ничек килеп туды?.. Илләр тыныч булсын! Укучылар, тагын әйтер сүзем шул: үз телебезне онытмаска кирәк. Без, татарлар, Русиядә сан буенча икенче халык, туган телне сакларга тиешбез. Илне сөю әти-әнине, туган телне сөюдән башлана!
Әфган ветераны укучыларга күкрәгендәге орден-медальләр турында да аңлатып үтте. Утлы, таулы илдә зур сынаулар үткән, чыныгу алган батыр авылдашлары белән очрашу укучыларда тирән тәэссоратлар уятты, алар Әфган сугышы тәмамлануның 35еллыгын шулай Әфган ветераны белән билгеләделәр.
Фидарис Илдус улы – Тучыбайда бердәнбер Әфганчы. Кыю нәселдән ул. Авылда гомер итүче икетуган абыйсының уллары да СВО турында ишетеп кенә белмиләр.
– Безнең авыл егетләре гел кыю булдылар. Алар – курку белмәс рухлылар, – ди Фидарис. Чынлап та, Тучыбайдан 14 ир-егет – СВОда. Аларның икесе – мобилизация буенча киткән. 5 егетләре хәрбиләр. Ә 7 егетләре контракт буенча хезмәт итә. Авылдашлары Хәтмуллин Радик белән Касыймов Илгиз “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнгәннәр. Казимов Фидаил һәм Мурдиев Илдарның күкрәкләрен “За отвагу” медале бизи. Вадим Гыйззәтов исә “Орден мужества” белән бүләкләнгән. Тучыбайлы Исмәгыйловлар исә әтиле-уллы алгы сызыкта...

Ходай сабырлыклар бирсен сезгә, шул лачыннарны үстергән әниләр-әтиләр, минут саен исәнлеген белдерер кош теледәй сәлам, хәбәрләр көтеп, Аллаһыдан исәнлекләрен теләп көтүче якташларыбыз!

Тучыбайның рухиятле буыны

Ошбу мәктәпкә төбәп баруның матур сәбәпләре бар иде. Һәм ул сәбәпләрне тудыручысы да бар иде, әлбәттә. Ул кеше – Радим Гыйләҗев. Студент вакыттан өлкәннәрчә төпле фикер, күңел җылысын  салып гәзиткә мәкаләләр язышкан студент инде Тучыбай мәктәбе укытучысы.  Радим Марат улы редакциягә безнең белән танышырга килгәч, эшләре турында шундый мавыктыргыч итеп сөйләде ки, бик тә барып күрәсе килде. Авыл мәктәбенә укытырга кайту үзе бер патриотлык үрнәге булса, балаларның киләчәгенә якты эзләр салырга омтылыш Радимның тагын бер зур, күркәм сыйфаты буларак ачылды. Егетебезнең бик оста куллы булуы анда баргач кына ачыкланды: берсеннән-берсе тәмле ризыклар, салатлар ясау уңганлыгы да хас икән аңа!

  • Балтачта мәктәптә укыганда ук апаем белән Усман авылына,

башлангыч сыйныфларны укытучысы зурәнкәй Факия Шәфыйковага каникулларга кайта идек. Ул күп еллар дәвамында “Өмет” гәзитен алдырды,  тугры дусты булды. Шунда мин гәзитне укып, “Чаткылар”ны  аерым җыеп бара идем. Кызыклы әкиятләрне, мәкаләләрне, хикәяләрне әле дә алып укып чыгам. Апаем башваткыч -12 аерманы көтеп ала иде. “Чаткылар”ны укып, миндә язышу теләге туды. 2012 елда беренче мәкаләмне “Балтач таңнары”на илттем. Укытучым Гөлфия Хәсән кызы күңелемне үстереп җибәрде, шулай иҗатка сөю уятты, аның ярдәмен тоеп тордым. Шуннан мин “Өмет” журналистлары белән таныштым, алар миңа киңәшләрен бирделәр, талпынышымны хупладылар. Хәзер инде без “Чаткылар”га укучылар белән бергә язабыз, каләмебезне тагын да шомартабыз.

“Өмет” – шәп гәзит, ул күпләр өчен чын тугры дуска әверелгән! Безнең чакыруны кабул итеп килүегез өчен зур рәхмәт, уңышлар телибез, – диде Радим Марат улы.

Чынлап та, туган тел буенча санаулы гына сәгать укыйлар димәссең бу балаларны. Аларның сәләте, тырышлыгы мактауга лаек. Чараның икенче өлешендә “21 февраль – Халыкара туган телләр көне” уңаеннан әзерләнгән концерт барышында тирән кичерешләр туды. Балаларның каләменнән төшкән иҗат җимешләре, җырлау, бию осталыгы сокландырды. Риваять буенча, 7 кыз үстереп, туй артыннан туй ясаган бай хөрмәтенә “Туйчы бай” дип аталып, Тучыбай булып киткән авыл мәктәбендә иҗат туе, илһам туе узды, биредә рухият туйлады! Очрашуда һәр баланың сәләте ачык күренде. Саф һәм көчле тавышлы җырчы кызыбыз үсеп килүен ачыкладык – 4 нче сыйныф укучысы Самира Харисова бик зур өметләр уятты. Каләм тибрәтүче Илназ Шәйхинуров, Аиша  Фатыйхҗанова һ.б. егет-кызларның иҗаты белән бу санда “Чаткылар” кушымтасында танышырсыз.

Заманча фәннәр, технологияләр дә ят түгел Тучыбай яшьләренә. Хәтмуллин Тимур, Салихов Радим, Шәйхинуров Илназ 3D ручка белән әллә ниләр ясап куйганнар. Әкияти чынбарлык белән таныштык без анда.

Телләр буенча укытучы Алсу Солтанова белдерүенчә, һәр баланың омтылышын күрә белү мөһим. Бүген мәктәптә татар телен туган тел буларак 2 сыйныфта: 6нчы сыйныфта – 4, ә 7нче сыйныфта 5 бала укый. Тик балалар үзара урыс телендә аралаша. Ә туган телебез буенча Тучыбай мәктәбенең зур горурлыгы бар. 2012 елда Миләүшә Солтанова Казанда да җиңү яулаган иде. Язмышын туган теле белән бәйләгән кыз әле бәби үстерә. Ә сеңлесе Азалия белән алар икесе дә “Тукай моңнары” призерлары.  2022 елда Азалия анда икенче урын, аннан алдарак дистанцион ярышта да призлы урын алган. Күптән түгел “Талантлар җире” бәйгесендә Азалия Солтанова  Чаллыда узган татар теле буенча конкурста җиңү яулаган. Туган телләрне укытучы әниләре кызларына иң кадерле мираска шулай зур сөю тәрбияләгән.

Әйткәнемчә,  Тучыбай мәктәбендә һәр бала кайсы яклап булса да сәләтле, аларның максаты шушы рухият чишмәсе булган мәктәпне сакларга! Чөнки мәктәп бетсә, авылның нуры калмый, җаны сүнә, хәер, берние дә калмый аның.

Туган телләргә, туган илгә сөю тәрбияләүне үз эченә алган чара балалар күңеленә дә шактый вакытка җитәрлек мәгънәви эчтәлекле истәлекләр салды. Уфа кунагы – “Өмет”нең якын дусты, җырчы, баянчы, шигъри җанлы Салават Әхсәновның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр хәтта биергә төште, аңа кушылып җырладылар.

Әдәби-мәдәни, хәрби-патриотик  ноталарга корылган очрашу кичәсендә уйландырырлык, күңелләр тулышырлык һәм чынлап сөендерер мизгелләр күп булды. Без бергә булганда бураннар да тына икән, Тучыбайда чалт аяз көн калдырып кайтып киттек! Саубуллашканда тагын килегез, дип чакырып калдылар. Барырбыз, мөгаен, хәзер Тучыбайга барасы килеп тора, тик авыл сүнмәсен, мәктәпләре гөрләсен, “Өмет”не алдырып укучылар, туган телебездә сөйләшүче балалар азаймасын!

 

Балтач районы.

Кыю, рухлы халык яши Тучыбайда
Кыю, рухлы халык яши Тучыбайда
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас