Бүгенге көннәрдә Израиль, Газзә секторының көньягына каты һөҗүмнәр ясап, кешеләрне Мисырга кысрыклап чыгарырга тырыша. Ил премьер-министры Беньямин Нетаньяху хәрбиләргә шәһәрдән миллионнан артык кешене эвакуацияләү планын әзерләргә кушкан. Бу план Израиль армиясенең (ЦАХАЛ) ихтимал булган һөҗүме өчен кирәк дигән.
Рафах шәһәрендә качаклар саны 1,4 млн.га җиткән. Ә анда нибары 300 мең җирле халык яши. Күренүенчә, аерма шактый зур. Качаклар гуманитар ярдәмгә һәм вакытлы торакка зарурлык кичерә.
Хәл-вакыйгалар Израильнең проблеманы көч кулланып хәл итәргә җыенуын, палестиналыларның күбесен Мисыр җиренә кысрыклап чыгаруны максат итеп куюын күрсәтә.
Америка президенты Джо Байден Израильне, анда яшеренгән палестиналыларның хәвефсезлеген тәэмин итмичә торып, Рафахка бәреп керүдән кисәтте. АКШ палестиналылар хәвефсезлегенә каршы булган бер операцияне дә хупламаячагын белдерде.
Русия Палестинага сәяси дә, гуманитар да ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Палестина Русиянең ярдәмен югары бәяләвен белдерде. «2023 елның 7 октябреннән алып Русия Палестина өчен сәяси һәм дипломатик дәрәҗәдә, шул исәптә, БМОның Иминлек Советында күп эшләр эшләде», дип белдергән Палестинаны азат итү оешмасының Башкарма комитеты әгъзасы Әхмәт Маҗдалани.
Әйткәндәй, Көньяк Африка, Израильнең Газзә секторында кылган гамәлләрен геноцид дип тануны юллап, БМОның Халыкара судына дәгъва биргән. Көньяк Африка Республикасы Израильне Геноцидка каршы конвенция буенча бурычларын бозуда, аның Газзә секторында палестиналыларны юк итү нияте белән кылынган гамәлләре геноцид төсен алуда гаепләгән.
Быел гыйнвар ахырында БМОның Халыкара суды Газзә секторында яшәүче халыкка карата ихтимал булган геноцидны булдырмый калу буенча өндәмә белән рәсми карар чыгарган. Ләкин ул Тель-Авивка һөҗүмне туктату бурычын куймаган.
Фото: nlo-mir.ru