Шуның нәтиҗәсендә туңдырылган активлардан алган табышны алар үзләре теләгәнчә куллана алачаклар. Дөнья күргән документка ярашлы, бу акчаларны, Киевка ярдәм күрсәтү өчен, Евросоюз бюджетына финанс взносы итеп кертәчәкләр.
Еврокомиссия җитәкчесе урынбасары Валдис Домбровскис фикеренчә, Евросоюз РФның туңдырылган суверен активларыннан алынган керемне бер яклы тәртиптә хәл итәрга хокуклы. Европа депозитарийларына салынган Русия активлары Украинага репарациягә түләгәнгә кадәр туңдырылган килеш калырга тиеш, диләр. Русия активлары 200млрд евро күләмендә бәяләнә.
Европаның бу кыланышына Русия үзенең җавабын бирде: туңдырылган активларын файдаланырга карар итүчеләрне Русия эзәрлекләячәк. Чөнки аларның бу адымы аның милкенә кул сузуны һәм законсыз эш итүне аңлатачак.
«Биредә безнең тоткан караш гади һәм аңлаешлы. Бу безнең милеккә кул сузу, законсыз гамәлләр. Без мондый карарларга мөнәсәбәте булганнарны юридик яктан эзәрлекләячәкбез. Русия үзенең мәнфәгатьләрен яклаячак»,—дип белдерде Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Көнбатышның Русия активларына кул сузуына Русия каты җавап бирәчәк. Аларга угрыларга карата булган мөнәсәбәт булачак. Украина өчен тоткан чыгымнарын Көнбатыш шулай итеп конфискацияләргә тели, дип белдерде Русия чил ил эшләре министрлыгы.
Фото: newsinfa.ru