=Русия мәктәпләрендә укучыларның күчерүнең яңа ысулын үзләштерүләре турында MAXIMUM мәгариф компаниясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәсендә билгеле булган.
Респондентларның тугыз проценты дәресләрдә нейрочелтәрләр ярдәмендә күчерүне өстен күрә. Тагын 22 процент укучылар әзер өй эшләре (ГДЗ – готовые домашние задания) сайтыннан күчерүләрен белдергән.
Сорау алган укучыларның яртысыннан күбесе (51 процент) даими рәвештә күчерүләрен таныган, алар моны фәннең кызыксындырмавы белән яисә интернетта болай да җиңел табып булган мәгълүматны истә калдыруның мәгънәсе юк, дип аңлаткан. Шул ук вакытта 27 процент укучылар күчермичә мәктәп программасы буенча укып булмый дип зарланган. Ә 52 процент респондентлар күчерүне нормаль күренеш дип саный.
Бары тик 6 процент укучылар гына беркайчан күчерми, ди сорау алу нәтиҗәләре. Алар күчерүнең әллә ни мәгънәсе юк дигән фикердә, чөнки ОГЭ һәм ЕГЭда берничек тә күчереп булмый. Моннан тыш, алар укырга ярата.
Сорау алу нәтиҗәләре укучыларның алгебра, физика һәм геометриядән еш күчерүләрен раслаган. Әдәбият, информатика һәм җәмгыять белеменнән сирәк күчерәләр икән.
Тикшеренү 5-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары арасында үткәрелгән. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 1304 укучы катнашкан.
2023 елның декабрендә Владимир Путин мәктәптә дәрес вакытында телефоннар куллануны чикләү турындагы закон кабул итте. Укучылар яки укытучылар гомере яисә сәламәтлегенә хәвеф янаган һәм башка экстрен очраклар искәрмә булып тора.
Заманалар үзгәрә шул... Мәктәптә без контроль эшләре вакытында белемлерәк укучылардан ярдәм сорасак, уку йортларында алдан “шпора” (алар билетларга әзер җаваплар кебек тә, яисә кечкенә кәгазь кисәкләрендә дә була иде) яза идек, аларны я пинжәкнең эчке ягына тегә идек, я кесәгә, кем хәтта итәк астына аягына урнаштыра иде. Һәрхәлдә ул хезмәт һәм тырышлык таләп итә иде, шпаргалка язганда мәгълүмат та азмы-күпме хәтердә кала. Әмма телефон аша гына күчерү ысулларына эләкмәдек без.
Чыганак: lenta.ru