Дөньяда ниләр бар?
14 февраль 2024, 06:26

Фермерлар нидән канәгать түгел?

Европаны фермерлар протестлары ялмап алды. 

Фермерлар нидән канәгать түгел?Фермерлар нидән канәгать түгел?
Фермерлар нидән канәгать түгел?

Протестлар Германия, Франция, Португалия, Нидерландия, Греция, Болгария һәм Бельгиядә бара.

         Европа аграрийларының канәгать булмауларының бер сәбәбе  хөкүмәтләрнең аерым карарларына бәйле. Мәсәлән, Берлин фермерлар өчен салым субсидияләрен киметә.  Амстердам исә мал башын кыскарту юлы белән атмосферага углеводородлар бүлеп чыгаруны киметүне таләп итә. Боларның фермерларның керемнәре кимүгә, электр энергиясенә һәм ашламаларга чыгымнар артуга китерә. Илгә арзанлы импорт товарлар керү дә хәлләрен катлауландыра.

         Испания, Португалия һәм Франция аграрийларын ЕСта МЕРКОСУР (Бразилия, Аргентина, Уругвай, Парагвай) илләре белән Евросоюзның ирекле сәүдә турындагы килешүләре дә борчуга сала. Чөнки Брюссель Латин Америкасы продукция озатучылары өчен эчке базардагы сыман стандартларны алга сөрә.

         Фермерлар шулай ук Украина аграрийларына Европа базарында өстенлекләр бирелүенә дә риза түгелләр. Хәрби операция башлангач ЕС Украина продукциясенә квота һәм пошлиналарны бетергән.  Шулай ук ЕС белән Украина арасында йөк ташуларын гадиләштерү турындагы килешү дә үз көченә кергән.

2023 елның маенда ЕС Украина бодаен, кукурузын, рапсын һәм көнбагыш орлыгын Польша, Болгария, Венгрия, Румыния һәм Словакиягә ирекле кертүне тыйган иде. Әмма Еврокомиссия 15 сентябрьдә ул карарны бетерде. Аңа җавап итеп Польша, Венгрия һәм Словакия бер яклы тәртиптә Украина ашлыгын кертүнең тыю вакытын озайттылар. Киев Бөтендөнья сәүдә оешмасына шикаять бирергә вәгъдә итте.  Шул вакыттан алып Европа фермерлары һәм водительләренең протестлары вакыт-вакыт кабатланып тора.

Брюссель фермерларга ярдәм күрсәтүнең яңа чараларын тәкъдим итәргә тырыша, әмма, хәл-вакыйгаларны көйләү өчен бу гына җитми, күрәсең.

Фото:grodno24.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас