Бүген – Изге Валентин көне. Бу дата безгә чит илдән килеп керде, соңгы берничә елда барыбызга да билгеле вакыйгалар уңаеннан аны кабул итмәскә, искә алмаска һ.б. дип аңлатсалар да, күпләр өчен 14 февраль романтика хис-тойгылары белән сугарылган көн булып кала.
Чыннан да бер-берсен сөйгәннәргә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы кызык түгел. Ә, бәлки, ошатып, күз атып йөргән яисә үлеп гашыйк булганнар өчен ул хис-кичерешләрен аңлатыр өчен менә дигән мөмкинлек.
Әнә Мәскәүдә бер такси йөртүчесе дә сөйгәненә нәкъ бүген, оригиналь итеп тәкъдим ясаган.
Ул дуслашып йөргән кызы эшләгән офис янында такси машиналарыннан йөрәк ясаган. Соня (кызның исеме. – Авт.) ризалашкан. Яшьләрне котлыйбыз!
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.