1855 нче елда төзелгән әлеге трактатка ярашлы, Кунашир, Шикотан, Итуруп һәм Хабомаи утраулары Япониягә бирелә.
Тарихтан билгеле булуынча, 78 ел элек сугыш тәмамланганнан соң әлеге 4 утрау СССР карамагында кала. Менә шул вакыттан алып Япония Русиянең шушы утрауларны кире кайтаруын таләп итә.
Сугыш тәмамлануга 78 ел үтүгә карамастан Русия белән Япония арасында тынычлык турында килешү төзелмәгән. 1956 нчы елда СССР белән Япония уртак декларациягә кул куя. Анда Мәскәүнең Хабомаи һәм Шикотан утрауларын Япониягә бирү мөмкинлеген карау турында әйтелгән. Кунашир белән Итуруп утраулары язмышы турында сүз бармый. СССР бәхәскә уртак декларация нокта куяр дип исәпләсә, Япония исә әлеге документны проблеманы чишүнең бер юлы итеп санаган. Шулай итеп, Япония сөйләшүләрне ничә тапкыр кузгатып караса да, нәтиҗәгә ирешә алмый. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бу утраулар СССР составына керде һәм ул утраулар өстеннән Русия Федерациясенең суверенитеты шиккә алынырга тиеш түгел ди Мәскәү.
Әйткәнебезчә, Япония ел саен 7 февральдә «Төньяк территорияләр көне»н билгели. Ел саен бу көнгә багышлап бөтеняпон съезды эшли. Съездны эфир аша бөтен илгә яңгыраталар. Алар төньяк территорияләрне кире кайтару турында киңәшләшә.Традицион рәвештә ул съездда сәясәтчеләр катнаша. Ил премьер-министры һәм башка министрлар нотык тота. Аңлашылуынча, анда сүз әлеге дүрт утрау турында бара. «Япония территориаль проблемаларны чишү һәм тынычлык турындагы килешүгә кул кую курсын тәвәккәл тота» дип, алар әлеге мәсьләнең хәл ителмәвенә борчылу белдерә. Алар шулай ук Курил утрауларындагы япон каберлекләренә сәфәр кылуны тергезергә тырыша һәм моны өстенлекле мәсьәләләренең берсе итеп саныйлар.
Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә Япония Русиягә карата санкцияләр пакеты кабул итте. 2022 елның 21 мартында Мәскәү Токионың дустанә булмаган адымнары өчен Япония белән тынычлык турындагы килешү турында сөйләшүләрдән баш тартты, Япония гражданнарының көньяк Курил утрауларына визасын керүен, шулай ук анда уртак хуҗалык эшләре алып баруны туктатуын белдерде.
Фото: horosho-tam.ru