Дөньяда ниләр бар?
13 февраль 2024, 10:58

"Патрон" һәм "Гильза" кушаматлы мәчеләр СВОда солдатларга булыша

Сугышлар һәм атышлар тынган арада хәрбиләр койрыклы хайваннар белән әвәрә килергә вакыт таба. 

Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.
Фото:Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.

Махсус хәрби операция зонасында “Башкортстан” мотоукчылар полкының Таһир Кусимов исемендәге батальон подразделениеләренең берсендә хәрбиләр   ике песи баласын үзләренә сыендырганнар. Дөресрәге, нәни мәчеләр үзләре солдатлар расположениесенә килгән. Бу хакта “Али” позывнойлы хәрби сөйләгән. Мәчеләрнең кушаматлары – “Патрон” һәм “Гильза”. Алар бик елгыр, үзләрен яхшы аучы буларак күрсәтеп өлгергән.

Песиләр хәрбиләр урнашкан җирдә  көтмәгәндә пәйда булган. “Али” сөйләвенчә,  элек расположениедә ара-тирә инә песи күренгәләгән, бу песи балалары аныкыдыр, ди.

“Ул инә песи бик шикчел, сак кылана иде, безгә якын килмәде, югыйсә  аны ашаткаларга да тырыштык. Мөгаен, ул шартлаулардан, уттан, төтеннән курыккандыр.  Соңрак ул юкка чыкты. Әмма менә шушы нәни һәм бик тә ягымлы “Патрон” белән “Гильза”  барлыкка килделәр. Бермәл иртән аларның чинаган тавышын ишеттек. Ничек безне тапканнардыр, белмибез. Иң якын торак пункт моннан 10 км ераклыкта урнашкан, башка хуторлар юк”, – ди “Али”.

Мәче балалары яңа урынга тиз ияләшеп китә. Күп тә үтми алар үзләренең “бурыч”ларын үти – күселәр тота – башлый. Башкорт хәрбиләре песи балаларын үзләренең сухпайларындагы  паштет белән дә сыйлый.   

“Икенче блиндажда да инә песи бар, солдатлар аны блиндаж песие дип йөртә. Кайчак күршеләребез бездән мәче балаларын сорый. Песиләр бит тычканнардан котылуның иң яхшы чарасы. Безнең инә песи баласы бәләкәй әле, тычкан тотарга тырыша, әмма кайчак булдыра алмый. Әмма бик тавышлана, мияулый, кыскасы, куркыта. Ә күршеләрнең инә песие көненә  бишәр тычкан буа”, – дип сөйли хәрби.

Ир-атлар песи балаларына куана. Дөрес, барысы да түгел, әмма араларында рәхәтләнеп алар белән булашучы, дрессировка алымнарын өйрәтүчеләр бар.

“Кемдер хас Куклачёв инде. Хәрбиләрнең койрыклы дуслары белән сөйләшеп йөрүләрен күзәтүе кызыклы, алар өйдә шундый ук “Васька” белән “Мурзик”лары булуын мәчеләргә сөйли. Бу авыр көннән соң психологик бушануда да булыша, – ди “Али”. – Бездә бер маэмай да бар иде. Аны көчек килеш Самарада хәрби әзерлек үткәндә БПЛА операторы, “Ябай” позывнойлы хәрби бирегә ияртеп килгән иде. Бермәлне аның эте ут астында калды, контузияләнде, авыр тернәкләнде. Отпускасы вакытында “Ябай” этен өенә алып кайтты һәм шунда калдырды”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас