Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 февраль , 11:45

Уфада 13 яшьлек кыз балага узган

Бала-чагага иман-тәүфыйк телибез дә бит...

Уфада 14 яшьлек үсмер кызның йөкле булуы ачыкланган. Бу хакта "КП-Уфа"ның үз чыганагы хәбәр итә. 

"КП" чыганагы сүзләренчә, укучы кыз әнисе белән башкаланың түләүле клиникаларының берсенә мөрәҗәгать иткән. Анда тикшерү үтү нәтиҗәсендә белгечләр кыз баланың ким дигәндә инде 14 атна йөклелеге булуын билгеләгән. Мәгълүматны полициягә хәбәр иткәннәр.

Үсмер кызның кемнән балага узуы әлегә билгесез. Булачак әнигә язын гына 14 яшь тулачак.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: