Дөньяда ниләр бар?
10 февраль 2024, 16:35

СВОда катнашучы хәрби посылка белән бер бала хаты да алган

Бу посылкаларда - туган йорт җылысы, ди "Али". 

Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.
Фото:Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.

Башкортстаннан  махсус хәрби операциядә катнашучылар посылкалар алган. Фронттагы яңалыклар белән “Али” атамалы контрактчы Радик Сәмигуллин уртаклашкан.  Посылкаларның берсенә хәрбинең якташлары бер бала язган хат та салган.

Хәрби әйтүенчә, Башкортстаннан килгән посылкаларда туган йорт җылысы белән сугарылган, ә республиканың битара булмаган кешеләренең ярдәме аларга көч һәм энергия бирә.

“Безгә бер партия посылкалар китерделәр. Якташлар безгә окоп шәмнәре, урын-җир кирәк яраклары һәм башка әйберләр җибәргән, –ди “Али”. – Туган республикабыз халкыннан килгән ярдәм –  безнең хәрби көнкүрешебезгә кергән тыныч тормышның бер бәләкәй генә өлеше. Бу посылкаларда йорт җылысы. Кирәк нәрсәләр дә килә, һәм безне бәхетле иткән нәрсәләр дә, мәсәлән, бөтенләй таныш булмаган кешеләр язган хатлар, алар СВОны шәхси хәл кебек кабул итә, аңа карата үзенә күрә җаваплылык тоя һәм үз мөмкинлекләреннән чыгып, кулыннан килгәнчә аның ахырын якынайта”.

“Али”га хатны Уфа районында яшәүче кыз бала язган. Ул үзенең хатында Җиңүнең ерак түгеллегенә ышанычын белдергән һәм хәрбинең тиз арада якыннары янына исән-имин кайтуын теләгән.

 «Дорогой, Радик Фанисович, я хочу пожелать тебе всего самого лучшего. Береги себя и свои силы, чтобы ты смог преодолеть трудности. Я знаю, что у тебя всё получится, и ты увидишь своих родных и близких. Мы знаем, что твой боевой дух, чувство любви к Родине дают нам — мирным жителям защиту. Тебе там трудно, понимаю, ты ждёшь вестей из дома, мы победим, я то точно знаю! Удачи в бою! Держим за тебя кулачки. И ждём скорейшего возвращения домой», — диелә баланың хатында.

2023 елның октябрь башында Радик Сәмигуллин республиканың башка кешеләре белән бергә Ватан мәнфәгатьләрен яклау һәм аның иминлеген тәэмин итү өчен МХО зонасына барырга карар кыла. Ир-ат «Башкортстан» мотоукчылар полкының Таһир Кусимов исемендәге батальонында хезмәт итә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.  

Чыганак: bashinform.ru

Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.
Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.
Фото:Радик Сәмигуллинның шәхси архивыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас