СВОдагы ире турындагы хәбәрне йөрәге күтәрә алмаган хатынның балаларын туганнары караячак. Бу хакта “E1.ru” порталы хәбәр итә.
Верхняя Пышма шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек хатын, махсус хәрби операция зонасыннан иренең командирыннан хәбәр алгач, инфаркт кичерә. Без бу хакта язган идек. Аны коткарып кала алмыйлар. Мәрхүмәнең 20 яшьлек кызы, 9 һәм 5 яшьлек малайлары калган.
Балаларның туган тиешле апасы һәм әниләренең сеңлесе малайларның апалары белән үз фатирларында яшәячәкләрен сөйләгән. Малайларга әниләре яклап картәниләре опека рәсмиләштерә.
Мәрхүмә хатынның сеңлесе опеканың вакытлыча булуына өметләнүен сөйли. Хәрби комиссариатта әлегә кадәр балаларның әтисе язмышы турында рәсми мәгълүмат юк.
Мобилизацияләнгән русиялеләр сораулары белән шөгыльләнүче Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов ирнең хәбәрсез югалуы турында белешмә алырга ярдәм иткән.
Чыганак: lenta.ru