Русия егете Латин Америкасында туып-үскән бию йолдызы, сальса буенча дөнья чемпионатында катнашучы кызның башын әйләндергән. Ул аны кояшлы Колумбиядән салкын кышлы Череповецк шәһәренә алып кайткан һәм өйләнгән. Күптән түгел яшьләрнең уллары – Джейкоб Никитич – дөньяга килгән. Рус егете белән Колумбия кызының мәхәббәт тарихы турында бу язмабыз.
Никита Рыбаков сөйләвенчә, аларның гаҗәеп мәхәббәтләре ике ел элек Төркиядә башланган. Ул – циркта эшләүче 23 яшьлек жонглёр, гастрольләргә килгән; кыз – Колумбиянең 24 яшьлек йолдызы, иптәш кызлары белән сәяхәт итеп йөри. Егет белән кызның карашлары маршрут автобусында очраша. Чибәр кыз шул мизгелдә үк егет күңеленә кереп оялый, яшьләр социаль челтәрләрен алмашалар. Берничә көннән Никита Леслига инглиз телендә: “Вeautiful lady (прекрасная леди – Авт.)”, – дип яза. Шушы сүзләрдән башлана да инде аларның аралашулары.
Төркия урамнарыннан яшьләр ярты елдан артык йөри. Бер телдә сөйләшә алмыйлар: Никита – испан, Лесли рус һәм инглиз телләрен белми. Әмма уй-теләкләре һәм хис-кичерешләре бер булган яшьләрнең. Шуңа да очрашуларын язмыш дип кабул иткәннәр. Лесли бәбигә узгач, яшьләр өч айга яңа туганнар белән танышыр өчен Колумбиягә киткән. Колумбиядә күңел ачканнар, җырлаганнар, биегәннәр, әмма туйны Русиядә уйнаганнар.
Никита сөйгәне Русиянең салкын һәм карлы кышын ничек кабул итәр икән дип бик борчылган. Әмма берникадәр акклиматизациядән соң Лесли кышка өйрәнеп китә. Череповецкида хәзер Латин Америкасы биюләре мәктәбе бар, Лесли анда укыта.
Никита актив рәвештә испан телен өйрәнә, Леслига исә “бөек һәм көчле рус теле” әлегә авырлык белән бирелә. Шуңа да Череповецкида туса да, нәни Джейкобның иртәсе “буенос диас” (хәерле иртә. – Авт.) сүзләре белән башлана. Шулай булмый ни, анасының теле испан теле булгач...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.