Махсус хәрби операция зонасында ут астында калган хәрби хатыны бүләге ярдәмендә исән кала алган. Бу хакта “Халык фронты”ның Забайкальедагы бүлекчәсенең Телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Сугышчының хатыны сүзләренчә, ире аңа шалтыратып, яралануы турында сөйләгән. Иргә эләккән снаряд ярчыгы түш кесәсендәге бөти ярдәмендә генә йөрәккә тими калган. Курчак формасындагы бөтине хатыны иренә СВОга китәр алдыннан тегеп, кесәсенә тыккан. Снаряд ярчыгы, шул курчак формасындагы бөтидә буталып, траекториясен үзгәрткән, дип аңлата солдатның хатыны.
Бу очрактан соң хатын шундый бөти СВОдагы һәр хәрбидә булырга тиеш, дигән карарга килгән. Ул инде яу яланындагы солдатларга 500ләп бөти тегеп озаткан. Хәрбинең хатыны бөти-курчак аның гомерен саклап калган, дип ышана.
Курчаклар да тегеп, шәмнәр дә ясап, маскчелтәрләр дә үреп, токмачлар да кисеп озатырбыз, берүк исән генә булыгыз! Үзегезне саклагыз, егетләр! Без сезне көтәбез.
Чыганак: lenta.ru