Дөньяда ниләр бар?
6 февраль 2024, 12:40

Мәктәптәге җыелышта ата-аналар сугышып киткән

Балалар ата-аналардан үрнәк ала түгелме соң?

Красноярскиның Усть-Пит авылында балаларның үзара якалашу очрагын тикшерергә  җыелган ата-аналар сугышып киткән. Конфликт кадрларын Kras Mash Телеграм-каналы бастырган.

Кабинетта урнаштырылган видеокамера кадрларыннан күренүенчә, бер укучының әнисе башта  парта артында утыра, аннары, кулына утыргыч тотып, икенче парта артында утырган  иргә ташлана, әмма ир үзенә суктырмый, утыргычны читкә алып куя. Моннан соң хатын ирнең телефонын эләктереп, аңа сүгенә-сүгенә  кизәнә.

Бу ирнең малае белән хатынның малае якалашкан. Малай әнисенә мине кыйнадылар дип зарланган, әмма укытучылар һәм малайларның эләгешеп китүен күргән шаһитлар моны инкарь итә, малайлар үзара сугышмады, дигән алар. Ирнең улы хатынның малаен иелдерткән генә.  Нәкъ шуның өчен малайның әнисе иргә ташланган да инде.

Тыелып кала белергә кирәк шул (хатын-кызга аеруча),  һәр әйткәләшкән саен йодрык төйнәп сугыша башласаң, ай-һай...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас