Түбәнге Новгород шәһәрендә Ленин районының 368нче санлы балалар бакчасында педагогларның күпләп эштән китүләре турында социаль челтәрләрдә язалар.
Эштән китү очраклары мәктәпкәчә учреждениенең мөдире алышынгач башланган. Ата-аналар моны җитәкче һәм коллектив арасындагы конфликт белән аңлата, алар бакчаның гади хезмәткәрләре ягында. Ата-аналар фикеренчә, тәҗрибәле, җаваплы, ачык күңелле һәм балалар яраткан хезмәткәрләр китә. Коллективның бер өлеше яңа җитәкчелек килү белән эштән киткән, хәзер исә тагын 12 кеше эштән китү турында гариза язып керткән. Бакчаның кайсыбер төркемнәре бөтенләй тәрбиячеләрсез калган.
Ата-аналар мәгариф департаментына зарланган. Зарланганнан соң балалар бакчасына тикшерүчеләр килгән, югары җитәкчелек, мөдир һәм бакча хезмәткәрләре белән җыелыш үткәргәннәр. Бакча мөдиренә килеп туган хәлне җайга салыр өчен өч ай вакыт биргәннәр. Тик әлегә 12 гаризаның берсен дә тәрбиячеләр кире алмаганнар...
Чыганак: mk.ru