СВОга үз теләге белән киткән ир, фронтта кулын югалткач, туган шәһәре Чиләбегә кайткан һәм вузга укырга кергән. Аңлатуынча, ул җиңүне тылда якынайта.
Биш бала әтисе, 41 яшьлек Андрей Кузовлев – нәселле казак, ике Батырлык ордены кавалеры. Сугышчы сүзләренчә, аның гаиләсе өчен Ватанны яклау – изге бурыч. Алышларның берсендә Андрей яралана һәм кулсыз кала. Җәрәхәте Кораллы Көчләрдәге хезмәткә бәйле планнарына киртә була.
Әмма Кузовлев үз максатларыннан җиңел генә чигенми. Андрей фронтка тылда дәүләт хезмәтендә эшләп ярдәм итәргә дигән карарга килә. Ул гел югары белем алырга хыялланган, әмма тормыш мәшәкатьләре белән моңа вакыты җитмәгән. Хәзер исә, махсус хәрби операциядә катнашучы буларак, әзерләнеп, укырга керә алган. Шактый дәреслекләр укып, абитуриент тарихтан БДИны 93 баллга тапшырган. Кузовлев “Дәүләт һәм милли хәвефсезлекне хокукый тәэмин итү” белгечлеген сайлаган.
Көньяк Урал дәүләт университетын тәмамлагач, Кузовлев административ вазифада эш табарга ниятли, ә бүгенге көндә ул волонтер буларак алгы сызыктагы сугышчан иптәшләренә ярдәм итәчәк дроннар җитештерүне җайга салуда катнаша.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.