Дөньяда ниләр бар?
1 февраль 2024, 04:07

Үтереп теше сызлаган ир 12 тапкыр ашыгыч ярдәм чакырткан

Табиблар килмәгәч, ул бер ысул  уйлап тапкан. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында үтереп теше сызлаган ир, медиклар бригадасын килүне тизләтер өчен,  үзенә пычак белән һөҗүм итүне уйлап чыгарган. Бу хакта Baza  Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма хәбәре буенча, Шокальский проезд урамында яшәүче ир ашыгыч ярдәм хезмәтенә 12 (!) тапкыр шалтыраткан. Әмма аңа килүче булмаган. Бу хәлгә  түзәрлеге калмаган ир, полициягә шалтыратып,   фатирга пычак белән коралланган билгесез затлар бәреп керде һәм миңа һөҗүм итте, дигән.

Полиция хезмәткәрләре белән табиблар чакыру буенча килгән, әмма җинаять эзләре күрмәгән. Аларны карап торышка сау-сәламәт ир каршы алган. Ир бик нык теше сызлавын һәм өшү-калтырау билгеләре булуын сөйләп бирә. Медиклар аңа авыртуны баса торган укол ясаган һәм стоматологка илткән.

Ә менә полициядә тикшерү оештырганнар: ялганлап, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакыртканы өчен аңа штраф янарга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас