Дөньяда ниләр бар?
1 февраль 2024, 03:45

Кызлыкка алынган үсмер үги әтисен акылга утыртырга уйлаган

Бала-чаганың тапкырлыгына хәйран калырлык. 

 Новгород өлкәсенең Дивеево шәһәрендә 13 яшьлек кыз  кызлыкка алган әтисе аны тырышып укырга мәҗбүр иткәне өчен җенси бәйләнүләрдә гаепләгән.

Ni Mash Телеграм-канады  ачыклавынча,  кыз баланы 2022 елда балалар йортыннан гаиләгә алганнар. Гаилә башлыгы шунда ук үсмернең тәрбиясе белән шөгыльләнә башлаган: бүлмәсен җыештырырга, дәресләр әзерләргә мәҗбүр иткән, төннәрен тышта йөрергә чыгармаган һәм укуга йөрүен контрольдә тоткан. Шундый каты опека балигъ булмаган үсмергә ошамаган һәм ул ата кешене акылга утырту ысулын тапкан.

Үсмер, күз яшьләренә буылып, опека хезмәткәрләренә кызлыкка алган ата кешенең аңа бәйләнүен сөйләгән. Опека вәкилләре исә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр, кыз баланың әти-әнисен участокка чакыртканнар.

Ә менә әтисен гаепләгән үсмерне полиграфка җибәргәннәр. Анда кыз ялганлавын сөйләп биргән, аңа  дисциплинаны шулкадәр каты тоткан ата кеше ошамаган, һәм ул аннан котыласы килгән. Үсмерне балалар йортына кайтарганнар.

Шулай шул, дәүләт системасында үскән  балалар бар да әзер булуга өйрәнгән, тик менә арытаба үз көнеңне үзең күрә торган тормышта бераз кыл да кыймылдатырга кирәк шул. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас