Дөньяда ниләр бар?
1 февраль 2024, 09:13

Алтыныбызны тартып алдылар

Халыкара тимераякта узышучылар союзы Русия җыелма командасының 2022 елда Пекинда Олимпия уеннарында яуланган алтын медален тартып алды.

Алтыныбызны тартып алдыларАлтыныбызны тартып алдылар
Алтыныбызны тартып алдылар

Аңлы рәвештә допинг файдаланган дип, фигуристка  Камилә Вәлиева 4 елга квалификациясеннән мәхрүм ителде. Камилә Вәлиеваны шулай ук 2022 елда яуланган Европа чемпионы исеменнән дә мәхрүм иттеләр.

Шуңа бәйле рәвештә Халыкара тимераякларда узышучылар союзы Пекинда үткән Олимпия медальләрен яңадан бүлде.  Русия фигуристларының алтыны Америка кулына күчте. Көмеш медальне Япония җыелма командасына тапшырдылар. Русияне бронза медаленә калдырдылар.

Әйткәндәй, безнең ил Олимпия тарихында мондый хәлне беренче тапкыр гына кичерми.  1968 елдан алып Уеннарда катнашкан СССР  һәм Русия спорт вәкилләреннән  барлыгы 49 медальне тартып алганнар.  Бу күрсәткеч буенча без башка илләрдән алда барабыз. Бу хәлләргә, нигездә, допинг гаугалары сәбәпче.  Ә менә 1992 елда бронза медаленә лаек булган Ибраһим  Самадов бүләкне  подиумга менеп алудан баш тартканы өчен квалификациядән мәхрүм ителә. Тимераякта узышучылар вакыйгасына килгәндә исә,  Русиягә бронза булса да Олимпия медален бирергә карар иткәннәр. Ләкин бу алтын медальне тартып алганнан соң аз юаныч бирә. Хәер, бронзаны тартып алу ихтималы да юк түгел икән. Чөнки Пекинда үткән Олимпиадада Канада спортчылары Русия командасы квалификациядән мәхрүм ителгән очракта кимендә 3 нче урынга чыгарга өмет иткән булганнар. Шуңа күрә Халыкара олимпия комитеты Канада басымы астында  әле чыгарган карарын кире карамагае дигән шик бар.

Олимпиадада яуланган алтын медальне тартып алуга һәм Камилә Вәлиевны 4 елга квалификациясеннән мәхрүм итүгә Русия кискен карашын белдерде.

          Фото: uz.sputniknews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас