СВО ветераны күңелләргә үтеп керә торган хат юллары авторын эзли. Ул аны салкын окопта утырганда кат-кат укыган. Солдат сүзләренчә, билгесез хатынның догалары һәм чын йөрәктән язылган теләкләре авыр минутларда аңа бик ярдәм иткән. Хәзер хәрби шәхси рәхмәтен җиткерер өчен хат авторын эзли.
Бер ел элек Анатолий үз теләге белән махсус операция зонасына юлланган. Окопта чагында аңа Байкал артындагы Шилка шәһәрендә яшәүче хатыннан хат килеп эләккән. Ханымның хатта язылган сүзләре шулкадәр җылы булган, сугышчы сүзләренчә, ул хәтта күз яшьләрен тыя алмаган. Укылган хат юллары солдатның һәм аның хезмәттәшләренең кәефләрен күтәреп җибәргән, гади кешеләрнең алар өчен җан атуын белү хәрбиләргә көч өстәгән.
Өенә кайткач, Анатолий социаль челтәрләрдә пост язып, хат авторын эзләп табарга булган. Бу эшкә “Халык фронты” да кушылган. Хат юллары астында исемен Пузырёва М.А. дип язган хатын-кыз элемтәгә чыгар һәм рәхмәт сүзләрен аңа шәхси җиткереп булыр, дип ышана Анатолий.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.