Мәскәүдә мәктәп укучысына квесттан соң табиблар ярәме таләп ителгән. Квестта катнашкан актерлар, куркыту белән мавыгып китеп, малайны чамадан тыш артык этеп-төрткәләгәннәр. мәгълүматы буенча, 15 яшьлек Максим 2нче санлы Карачар урамында урнашкан бинада хоррор-квест (гади тел белән әйткәндә, мавыктыргыч, әмма куркыныч уен) үткән. Үсмер уенның иң катлаулы дәрәҗәсен сайлаган, ягъни биремнәрне үтәгәндә бина эче тулысынча караңгы булачак һәм квесттагы актёрлар уенда катнашучыга кагыла, аны куркыта ала дигән сүз. Квест барышында Максимны берничә тапкыр куркытканнар һәм гәүдәсенең төрле өлешләреннән тарткалаганнар.
Икенче көнне иртән үсмер үзен начар хис иткән. Ул яткан урыныннан тора алмаган, ә аның тәнен кара янган эзләр каплаган. Травмпунктта малайга күкрәк читлеге җитди бәрелгән дигән диагноз куйганнар, билендә нервасы да кысылган. Медиклар сүзләре буенча, малайның кечкенәдән тромбоцитопения (организмда тромбоцитлар дәрәҗәсе түбән булу, бу диагнозлы кешеләр тәнендә кара янган эзләр җиңелчә бәрелүдән дә чыга) белән җәфалануы хәлне катлауландырган.
Максимның квестларны оештыручыларга бернинди дәгъвалары да юк, аның ата-анасы да гариза язмаган. Әмма полиция барыбер квестны тикшерә башлаган.
Харап инде. Заманалар үзгәрде. Кешеләр үз теләкләре белән, хәтта акча түләп, коточкыч курку хисе тоярга ашкынып торалар. Адреналин җитешми диләр...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.