Дөньяда ниләр бар?
30 гыйнвар 2024, 15:51

Үтә зур авырлыктагы бала туган

Ничә кило дип уйлыйсыз? 

Видное шәһәренең перинаталь үзәгендә 5,4 килолы үтә зур – авырлыктагы  һәм  60 см озынлыктагы  сабый дөньяга килгән. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Сабыйның 31 яшьлек әнисе перинаталь үзәккә җитлеккән йөклелек белән килгән. Аңа кесарев кисеме ясаганнар. Хатын сүзләренчә, яңа туган сабыйның  авырлыгына генетика тәэсир иткән: ул үзе дә, баланың әтисе дә бик зур булып туганнар.

“Операция алдыннан йөклелек патологиясенең акушер бүлеге табиблары туачак сабыйның УЗИ буенча якынча авырлыгы 4800 грамм   икәнлеген белгән һәм пациент хатынның  табигый юл белән  бәбитаба алмасын аңлаган. Әмма сабый бу рекордларны да узып китте”, –  ди акушер-гинеколог Татьяна Яковлева.

Әлеге вакытта ана белән сабый үзләрен яхшы хис итә. Аларны дәваханәдән чыгарганнар инде.

Сейчас мать с ребенком чувствуют себя хорошо. Их уже выписали из медучреждения. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас