Иске Баеш авылының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатында иң олы яшьтәге кәләшкә – 88 яшь. Бәхетен тапканчы шактый тормыш сынаулары аша үткән Зөһрә Талипова кияүгә җыена. Аның тормыш тарихын Яңавыл районының социаль координаторлар хезмәте вәкилләре сөйләгән.
Башкортстан кызы Зөһрә апа өлешенә Бөек Ватан сугышы михнәтләре дә төшкән. Яшь чагында ул ире белән Луганск өлкәсенең Попасная шәһәренә киткән. Анда ул ир-атлар белән беррәттән авыр тимер юл эшендә тир түккән. Шунда ук Зөһрә Әгъләм кызы ирен һәм ике улын җирли...
2022 елда ул яшәгән йортка янә кайгы килә: снаряд өйне тулысынча юк итә. Зөһрә апа үзе, документларын алып, котыла алган. Аннары ике тәүлек дәвамында урманда качып яткан. Ачыккан, талчыккан хатынны МХО хәрбиләре табып ала. Алар Зөһрә апаны вакытлыча урнаштыру пунктына илтәләр, махсус хәрби операциядә катнашкан оныгы Александр белән элемтәгә чыгарга ярдәм итәләр.
Оныгы, әлбәттә, картәнисен үзенең зур гаиләсенә ала. Күпмедер вакыт аңарда яшәгәч, пенсионер хатын туган якларына, Яңавыл районының Иткенә авылына кайтырга уйлый. 2022 елда туганнары аны вокзалда каршы ала һәм үзләренә сыендыра. Бераз анда яшәгәч, Зөһрә Әгъләм кызы Иске Баеш авылының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатында яшәргә уйлый. Анда 88 яшьлек ханым үзенең икенче яртысын очрата. Әлеге вакытта алар гаилә бүлмәсе көтә, якын арада рәсми язылышу да булачак.
Зөһрә Әгъләм кызы өчен чын күңелдән сөенәбез һәм тормышындагы шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз!
Чыганак: bashinform.ru