Дөньяда ниләр бар?
26 гыйнвар 2024, 15:03

Ни өчен Африка шулкадәр азык-төлекне чүплеккә ташлый?

Африкада ачлыктан интегүчеләр Русиядән килгән гуманитар ярдәмнең 70 проценты чүплеккә ташлануын әйтергә мәҗбүр булганнар.

russian7.ru Ни очен Африка шулкаджр алып толкане чуплеекэ таблица?russian7.ru Ни очен Африка шулкаджр алып толкане чуплеекэ таблица?
Ни очен Африка шулкаджр алып толкане чуплеекэ таблица? Фото:russian7.ru

Африкада ачлыктан интегүчеләр Русиядән килгән гуманитар ярдәмнең 70 проценты чүплеккә ташлануын әйтергә мәҗбүр булганнар. "Безнең азык-төлекне сакларга мөмкинлегебез юк, - диләр алар. - Гуманитар ярдәмнең яртысы Африкага килеп җиткәнче үк бозыла. Алар сәламәтлеккә зарарлы гына түгел, хәтта куркыныч". Әйтик, сасыган консервалар, күгәргән ипине ашарга ярамаганлыгын күпме генә ач булсалар да барсы да беләләр. "Безгә моны сөйләве авыр, әмма башка юлыбыз юк,- ди Эфиопия икьтисадчысы Ааро. Эмебет. - Кызганычка каршы, Африка илләре ндә азык- төлек саклаучы суыткычлар юк. Көндез 6-7 сәгатькә утны сүндерәләр. Русиядән килгән тушенкалар бер көн эчендә бозыла һәм агуга әйләнә. Югары дымлылык аркасында ипиләр шунда ук күгәреп чыга. Шуңа да сез җибәргән ярдәмнең бик азы гына ач кешеләргә барып җитә". Африкага гуманитар ярдәм күрсәтү алымнарын төптән үзгәртергә кирәк . Бер африкалыга Чһплеукә ташланган 120-170 кг яшелчә, җимеш, иген, кош ите туры килә. Ел саен 4 миллиард доллар акча чүплеккә озатыла, бу 48 миллион кешенең тамагын туйдырырга җитәр иде. Шаккатмалы саннар... Чыганак: АиФ.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас