Кубаньнең Белореченск шәһәрендә ашыгыч ярдәм машинасы бозда батып калганга күрә, фельдшерга авыру бала яшәгән йортка туңган зур күлләвектән җәяү барырга туры килгән.
Медикларны кайчандыр башта су баскан, аннары, туңдыргач, юлы шау катокка әйләнгән урамда яшәүче гаилә чакырткан. Хәле начарланган бала янына ашыккан медикларның машинасы шунда баткан. Фельдшерга җәяү барырга туры килгән.
Видео кадрларында фельдшерның сак кына боз өстеннән атлавы күренә.
“Куркыта иде, әлбәттә, боз шартлаган тавышлар да ишетелә, ә күлләвектә күпме су икәне билгесез бит. Тик мин теләсә нинди очракта пациент янына барыр идем, эшем шул бит”, – дигән Денис Сорокин.
Бәхеткә, балага госпитализация таләп ителмәгән. Кыз балага ОРВИ диагнозы куйганнар. Денис Сорокин аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм арытаба ничек дәваланырга киңәшләр биргән.
Фельдшер балага ярдәм күрсәткән арада күршеләр ашыгыч ярдәм машинасын этеп чыгарган.
Чыганак: lenta.ru