Шуның нәтиҗәсендә самолет бортындагы Украина кораллы көчләренең 65 әсире, самолет экипажы, әсирләрне озата баручы 3 кеше һәлак булды. Русия мәгълүматларына ярашлы, Ил-76ны Украина зенит ракетасы бәреп төшергән.
Мәгълүматларга ярашлы, Русия белән Украина арасында хәрби әсирләрне алмашу 192гә 192 формуласы буенча барырга тиеш булган. Украинаның 80 әсире утырган тагын бер Ил-76 самолетын, беренче самолет һәлакәткә тарыганнан соң, кире борганнар.
Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров БМОның Иминлек советы утырышында катнашу нәтиҗәләре буенча мәгълүмат конференциясе үткәргән. Ул Вашингтон белән Русия арасында «эчпошыргыч» диалог баруын бәян иткәннән соң, Ил-76га бәйле һәлакәт буенча берничә белдерү ясаган. Әйтүенчә, самолет һәлакәте билгеле булуы белән Украина үзенең чираттагы «җиңүе» турында игълан иткән. Нәкъ менә шушы белдерүләре Киевның самолет һәлакәтендә катнашлыгы булуы турында сөйли. Ә бит Украина ягы әсирләрне алмашу турында яхшы белгән. Әлеге мәлләрдә Мәскәү самолетның һәлакәткә тару фактлары һәм сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.
Фото:regerdas.ru