Дөньяда ниләр бар?
25 гыйнвар 2024, 09:24

Сергей Лавров БМОда чыгыш ясады

Нью-Йоркта БМО  Иминлек советының Украина буенча утырышы үтте.

Сергей Лавров БМОда чыгыш ясадыСергей Лавров БМОда чыгыш ясады
Сергей Лавров БМОда чыгыш ясады

Чарада Русия исеменнән РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров чыгыш ясады.

         Очрашу бу юлы да БМО Хәвефсезлек советындагы даими әгъзаларның әлеге мәсьәләдә уртак тел таба алмауларын күрсәткән. Русия инициативасы белән җыелган утырышта Украинага корал озату мәсьәләләре тикшерелгән. Утырышта Сергей Лавров 21 гыйнварда Донецк базарына ясалган һөҗүмнән соң 27 кешенең һәлак булуы, 25 кешенең яралануы турында әйткән. Базарга Көнбатыш озаткан кораллар ярдәмендә һөҗүм ясалуын билгеләгән. Чыгышында Көнбатышның Украинага корал озатуын кискен тәнкыйтьләгән. Ул АКШны һәм аның союздашларын Киевны конфликтны дәвам итүгә этәрүдә гаепләгән. «Украина кораллы көчләренең сугыш кырында җиңелүләренә карамастан, Киев режимына ярдәм итүчеләр маниакаль үҗәтлек белән аны мәгънәсез сугышка этүләрен дәвам итә», -дигән  Сергей Лавров вакыйгаларны күз алдыннан үткәреп.  Конфликтны тыныч юл белән көйләү юлларын табарга Көнбатышның Киевка ярдәм күрсәтүе комачаулавын билгеләгән. Украинадагы конфликтның сузылуына Көнбатышның җаваплы булуы гына түгел, ә конфликтның башында аларның торуын ассызыклаган. «Украина халкының Русиягә каршы сугышуга кызыксынулары булмады һәм әле дә юк», -дигән сүзләр яңгыраткан Сергей Лавров.

Ул Көнбатышның ни өчен Русиягә каршы сугыш алып баруын да җентекле аңлаткан. Киевка ярдәм күрсәтү— АКШ өчен бер үк вакыттагы табышлы бизнес-инициатива да, Европа кебек конкурентын юк итү буенча геоикътисади проект та дигән фикердә ул. «АКШ Русиягә каршы сугыш алып барудан тыш, Европаны кискен хәлсезләндерү буенча стратегик бурычын да чишә», —дигән Лавров Европа лидерларының эндәшмәүләрен тәнкыйтьләп. Русиянең ни өчен Украинада хәрби операция алып баруын билгеләгәндә, ул болай дигән: Мәскәү СВОны Украина һәм аның халкына каршы түгел, ә Владимир Зеленский режимына каршы башлады.

 Утырышта башка катнашучылар фикеренә килгәндә, алар Русияне Украинага каршы агрессиядә гаепләгән, Украинаның инфраструктурасын утка тота дип тәнкыйтьләгәннәр. Мәсәлән, Сергей Лавровтан соң чыгыш ясаган Мальтаның БМОдагы даими вәкиле Ванесса Фрезьер Русия системалы рәвештә Украинаның гражданнар объектларына һәм критик инфраструктураларына һөҗүм ясый, дип белдергән һәм Русиянең Украина территориясеннән гаскәрләрен һәм хәрби техникасын чыгаруын таләп иткән. Шул ук вакытта Кытайның БМОдагы даими вәкиле Чжан Цзюнь үз чыгышында бер ил дә үзенең хәвефсезлеген башка дәүләтләр хәвефсезлеге исәбенә чишәргә тиеш түгел дигән.  Ул «НАТОга сабакларны үзләштерергә кирәк», - дип, бөтен яклар мәнфәгатьләрен искә алып хәлне дөрес бәяләргә чакырган.

Фото: tvzvezda.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас