22 декабрьдә исә Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак Украина хәвефсезлеге гарантияләренә кушылмаган Евросоюз һәм НАТОның берничә илен атаган.
Евросоюз әгъзалары арасында Австрия, Хорватия, Мальта, Польша, Словакия һәм Венгрия килешүне хупламаган. Шулай ук НАТОның 31 әгъзасының бишесе декларациягә кушылмаган. Алар: Төркия, Польша Словакия, Венгрия һәм Хорватия. Ермак НАТОның быел Вашингтонда үтәчәк саммитына кадәр бу илләрнең Украина хәвефсезлеге гарантияләренә кушылачакларына ышанычын белдергән.
Фото: usaprosto.ru