Свердловск өлкәсендә кондуктор исерек хатынны автобус салоныннан җилтерәтеп чыгарган.
e1.ru порталы бу хактагы видеоны урнаштырган.
Вакыйга Полевский шәһәр округының Косой Брод авылында теркәлгән. Видео кадрларында кондукторның автобустан аягында басып тора алмаган хатынны эткәләп-төрткәләп төшерергә маташуы күренә. Ахырда кондуктор теләгәненә ирешә, пассажир хатын автобустан “чыга”, дөресрәге, автобус янәшәсендә карга егыла.
“Тор әйдә, тиз генә! Тор, димен. Нәрсә мине котыртасың?!” – дип кычкыргалый кондуктор исерек хатынны этеп төшергәндә.
Пассажирларны ташучы компания вәкиле Сергей Вотинцев бу хатынның даими рәвештә маршрутта исерек килеш йөрүен сөйләгән. Бу юлы да, Вотинцев сүзләренчә, ул юл буена кондукторны аты-юлы белән сүгеп барган. Ахыргы тукталышта хатынны озак кына автобустан чыгарга үгетләгәннәр.
“Нәтиҗәдә кондуктор аны чыгарырга маташкан, әмма торгызырга көче җитмәгән, тотып кала алмаган. Хатын автобус баскычларыннан карга егылып төшкән. Кондуктор хатын полиция чакыртып тормаган, чөнки белеп тора, алар озак килер иде, ә аңа водитель белән арытаба маршрутка чыгарга кирәк, кышкы салкында тукталышта балалар һәм өлкәннәр автобус көтә бит”, – дигән Вотинцев.
Компания вәкиле сүзләренчә, кондуктор гафу үтенгән.
Бу күренеш кешелеклелек мисалы түгел, әлбәттә. Әмма алайга китсә, исерек булу чирле булу дигән сүз түгел. Кондукторга үз эшен эшләргә кирәк, исерек хатын көен көйләргә түгел.
Чыганак: lenta.ru