ГФР оборона министрлыгы әзерләгән сценарий буенча, конфликт 2025 елда башланырга мөмкин. Немец командалыгының «серле» документларына ярашлы, билгесез бер көнне Көнбатыш фронтка 300 мең солдат җибәрәчәк. Янәсе, Европа союзының әгъза-илләре территорияләренә Русия гаскәрләре аяк басканга кадәр Русия һөҗүмен кире кагачаклар. Чынлап та, әллә НАТО өченче Бөтендөнья сугышын планлаштырамы? Әгәр бу хәл чын була калса, ахырзаман җитүен аңлатачак.
Немец хәрбиләре төзегән сценарийда Русия белән НАТО арасында чираттагы конфликт киеренкеллеге нибары берничә атнадан булачак. Бу Русиядә яңа мобилизация дулкыны, махсус хәрби операция кысаларында Русия подразделениеләренең яңа стратегик операциясе башлану һәм 2024 елның июлендә Украина кораллы көчләренең котылгысыз җиңелүе нәтиҗәсендә булачак.
Алар Украинаның җиңелүен Көнбатышның аңа ярдәм итәргә акчасы җитмәү белән аңлаталар. Алар фикеренчә, Украина конфликттан чыгу белән, яңа сугыш башланачак. Русия НАТОның хәлсезләнүен тоеп калгач, аның әгъзаларына һөҗүм итәчәк. Иң тәү чиратта Балтыйк буе илләренә, аннары Польша һәм Германиянең үзенә. Русия этник русларга агрессияне сәбәп итеп алачак. Имеш, Русия Эстония, Латвия һәм Литвада гражданнар чуалышы оештырачак, аннары оборона чаралары сәбәбе белән аларда урта ераклыкка очучы ракеталарын урнаштырачак.
Аналитиклар исәпләвенчә, быел АКШта президент сайлаулары үтү белән, декабрьдә үк, Ак йортның параличлануы сәбәпле, чик буе конфликты туачак. Теориягә ярашлы, тагын да бер айдан соң Русия армиясенең ике танк һәм мотоукчылар дивизиясен Белоруссиягә урнаштырачак. Тик НАТО бу вакытка кадәр һөҗүмне кире кагарга әзер булачак. Ул каршы тору өчен Көнбатыш чик буена 300 мең солдат җибәрәчәк. Шуннан соң өченче бөтендөнья сугышы котылгысыз булачак, дип саныйлар Германия оборона министрлыгында. Документта урыны һәм аена кадәр төгәллектә Русия һәм Көнбатыш гамәлләре тасвирлана. Аның иң югары ноктасы – НАТОның йөзләрчә мең солдатларын озатуы һәм 2025 елның җәендә котылгысаыз сугыш башлануы.
Әмма болар — Русия белән хәрби конфликт фаразлары — асылда чын фаразлар булып чыкмаган, имеш. Фараз дөнья күргәннән соң икенче көнне үк Германиянең «Билд» гәзите альянсның хәрби күнекмәләр сценарийларын разведка доклады белән бутаган дип белдерергә ашыккан НАТО командалыгы.
«Билд»та дөнья күргән мәкаләгә карата Русия үзенең катгый бәясен бирде. Мария Захарова: «Бу кысладагы балык өчен ясалган былтыргы йолдызнамәне хәтерләтә» дип, немец гәзитен мәгълүмат чүплеге дип атады ул. Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков исә «Билд» журналистларын даими рәвештә ялган мәгълүмат бастыруда гаепләде.
Әлбәтттә, НАТО да, Көнбатыш та Русиянең үз күршесе Литва, Латвия һәм Эстониягә һөҗүм итәчәгенә ышанмый. Әмма бу НАТО конфликтка әзерләнми дигән сүз түгел әле. Мәсәлән, Польша чит ил эшләре министры Анджей Шейна НАТО илләре махсус хәрби операция барышында Русия һөҗүме көчәюенә бәйле төрле сценарийларга әзер булырга тиеш дип саный. Бу җәһәттән Польша ихтимал булган хәрби конфликтка каршы тору өчен үзенең территориясендә немец гаскәрләрен урнаштыруга каршы түгеллеген белдергән.
2024 елда Русия белән НАТО арасында сугыш чыгармы дигән сорауга, экспертлар булмас дигән уртак карашта тора. Германия исә үзе дә Русиягә каршы торган мәлдә бу хәлләрне турыдан-туры сугышка әзерләнү дип карарга кирәкми дип таный.
Фото: bangkokbook.ru