Дөньяда ниләр бар?
24 гыйнвар 2024, 04:31

13 яшьлек малай фахишә чакырткан

Һәм әнисенә шактый мәшәкатьләр тудырган.

Мәскәүдә яшәүче хатынга 13 яшьлек улы фахишәгә шалтыратканы өчен 29 мең сум акча түләргә туры килгән.

Baza  Телеграм-каналы язуынча, 20 гыйнвар көнне үсмер дуслары белән бергә интернетта  секс-хезмәтләр күрсәтүче хатынны өйгә чакыртырга тәкъдим иткән реклама баннерын күргән. Малайлар, шаяртып, күрсәтелгән  номерга шалтыраткан, әмма трубкада тавышны ишетү белән куркып, телефонны сүндергәннәр.

Икенче көнне үсмергә билгесез номерлардан шалтырата башлаганнар,  һәм ул әнисенә моңа зарланган. Чираттагы шалтыратуга әнисе үзе җавап биргән. Телефоннан үзен Вазген дип таныштырган ир малайның шалтыратуы хакында сөйләгән һәм имеш тә,  заказ ясап, аны өзгәне өчен 29 мең сум акча таләп иткән. Ана кеше акча түләүдән баш тарткан, әмма Вазген аңа яный башлаган. Нәтиҗәдә баласы өчен көяләнгән хатын иргә бу сумманы күчергән.

Вакыйганы  полиция тикшерә башлаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас