Волгоградта яшәүче хатын-кызлар Pole Dance «Мулен Руж» биюләр мәктәбенә зарланган. Бу мәктәп балалар спорт секциясенә каршы урнашкан һәм андагы биюләрне тәрәзәдән күзәтергә була. Хатын-кызлар фикеренчә, колга белән биюләр “ныгып бетмәгән шәхесләрне” аздыра.
“Балаларның биюләрне күзәтүе ошамый. Көрәш залы белән студия арасында – тар гына юл. Балалар көлә, бармак белән төртеп күрсәтә һәм күргәннәре турында бертуктамый фикер алыша. Әгәр дә бу спорт икән – шәһәр үзәгендәге фитнес-үзәктә шөгыльләнегез. Ныгып бетмәгән шәхесләрне аздырмагыз”, – дип сөйләгән “Динамо”стадионындагы спорт секциясендә шөгыльләнгән баланың әнисе.
Хатын сүзләренчә, стадионның спорт секциясенә балаларны гадәттә әтиләре йөртә. Ирләр дә, дип сүзен дәвам итә хатын, чиратка тезелеп сәгать ярым дәвамында хатын-кызларның колга белән биегәннәрен карап тора. Аларны көн саен күзәтеп була икән.
Ә менә “Мулен Руж” биюләр студиясе җитәкчесе 10 ел эш дәверендә мондый шикаятьләр булмавын сөйли. “Безнең хатын-кызларыбыз үзләренә ныграк ышансын иде. Ә менә башка хатыннарның матуррак булуларына игътибар итү... Ул көнчелек”, – ди “Мулен Руж” студиясе җитәкчесе.
Ханым шулай ук студия тәрәзәләренә пәрдәләр элергә вәгъдә биргән.
Чыганак: lenta.ru