Дөньяда ниләр бар?
21 гыйнвар 2024, 17:46

Бала-чага булмасалар да, "паровоз"лы уйнаганнар...

Мондый "покатушки" белән соңгы арада күпләр мавыга.

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Подмосковьеда бер ир  әллә ничә тюбингка утырган кешеләрне внедорожнигына трос белән  бәйләп йөрткән.

Халык телендә “покатушки” дип йөртелгән кышкы күңел ачу чаралары Подмосковьеда теркәлгән.   “Ватрушка”лардан тезелгән “паровоз”да 17ләп кеше утырган. Машинага тагылып шуарга бик күңелле булса да, Мытищи полицейскийларына бу ошамаган. Алар водительне эзли башлаган.

Соңрак SHOT Telegram-каналы  машина водителенең шәхесе ачыклануы турында язды. Ул – 26 яшьлек Сергей Кочелябин. Ир актив рәвештә социаль челтәрләрен алып бара, үзен тренер һәм дипломлы нутрициолог, дип атый. Кочелябин чынлап та  руль артында   һәм гаепле булуын таныган. Аңа карата административ протокол төзелгән. 

Машинага тагылып бару бик күңелледер дә ул, ә водительгә кинәт тормозга басарга туры килсә, тәгәрмәч астына барып керәсең бит, нишләп шуны аңламыйлар икән?!

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Сергей Кочелябин.Сергей Кочелябин.
Сергей Кочелябин.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас