Дөньяда ниләр бар?
20 Января 2024, 06:45

Маймылны алдый алмаган

Балида маймыл ял итүче бер туристканың паспортын тартып алган... 

Маймылны алдый алмаганМаймылны алдый алмаган
Маймылны алдый алмаган

Дөньяда төрле хәлләр була. Балида маймыл ял итүче бер туристканың паспортын тартып алган һәм күз алдында ертып ташлаган. Португалиядән килгән хатын "Маймылларның изге урманы" дип аталган тыюлыкта йөргән булган. Ул маймылдан үзенең паспортын төрлечә алдау юллары белән алырга тырышкан, аңа ак кәгазь бите дә биреп караган. Әмма маймылны алдый алмаганнар. Маймыл хатынның маймылланганын тыныч кына карап утырган да, паспортны ертып ыргыткан. Бали властьлары илләренә кергән бөтен туристны да маймыллар белән сак булырга чакыра, әмма күпләр кызыкка күреп маймылларның акылы булмавын онытып җибәрә, күрәсең. Беренче чиратта, маймылларга якын бармаска кирәк. Чөнки маймыллар белә: алар кешедән берәр әйберен тартып алсалар, аны кешеләр алардан "сатып" алачак, берәр тәмле әйбер эләгәчәк. Таиландта да туристлар белән маймыллар арасында булган вакыйга турында язганнар иде. Анда маймыллар кешеләрнең аякларына егыла башлаган. чыганак: лента.ру

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас