Мәсәлән, Финляндия 2024-2025 елларда Европа Советы аша Украинага 4 млн. евро бүләргә карар иткән. Германия канцлеры Олаф Шольц исә 2024 елда Украинага 8 млрд евро бирергә әзер булулары турында белдергән.
Бу көннәрдә Швейцариянең Давос шәһәрендә үтүче Бөтендөнья икътисад форумында (әйткәндәй, ел саен үтүче әлеге форумга быел Русияне чакырмадылар)Американың дәүләт секретаре Энтони Блинкен АКШның Европа илләре белән бергә Киевка арытаба ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген белдергән. Тик менә Америка конгрессменнары ярдәм күрсәтүне хуплармы? Президентлары Джо Байден бу көннәрдә конгрессменнар белән киңәш корырга тиеш. Шуңа да әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Билгеле булуынча, Украина өчен миллиардлар бүлү соравы конгрессменнар арасында бәхәс куптара.
Шулай ук Евросоюзның барлык илләре дә Украинага ярдәм күрсәтү яклы түгел. Венгрия премьер-министры Виктор Орбан Европа Союзының Украинага акча бүлү планына каршы. Ул Украинага ярдәмне ЕС бюджетына кагылмыйча, башка төрле фонд булдырып, шуннан бүләргә тәкъдим итә. Будапешт Украина конфликтын үз карашыннан чыгып бәяли. Чөнки конфликтта венгрлар да зыян күрә. Билгеле булуынча, Украинада венгрлар күп яши һәм аларны Украина армиясенә алалар.
Венгрия чит ил эшләре һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Петер Сийярто Көнбатышның Украинага карата кабул ителгән гамәлләре нәтиҗәле түгел, анда корал озату конфликтны суза гына дип саный. Акча салуларга карамастан Украина җимерелүен дәвам итә. ЕСның санкцияләре Русия икътисадын да чүктерә алмады, ди илче. Ул Европа илләрен Украина конфликтына карата карашларын үзгәртергә чакыра. Петер Сийярто шулай ук Русиянең атом-төш энергетикасына каршы салынган санкцияләрне Венгриянең беркайчан да хупламаячагын белдерә.
Евросоюзның Украинага эре финанс траншы тапшыруына Словакия премьер-министры Роберт Фицо да каршы. Ул, Украинага 50 млрд евро ярдәм бүлү ике якка да хәрби югалтулар гына китерәчәк, руслар исә элеккечә Донецк һәм Луганск өлкәләрен үз контролендә тотачак, Кырымда алга китеш булмаячак һәм сөйләшүләр алып бару шартлары Русия өчен яхшырачак кына дип, Евросоюзны Венгрия премьер-министры сүзләренә колак салырга чакыра.
Әгәр Евросоюз Украинага корал бирүен туктатмаса, славян халыклары берләшәчәк һәм Көнбатыш Европаны җир белән тигезләячәк, дип йодрык төйнәгән Словакиянең Европа советындагы депутаты Мирослав Радаковский да.
Фото: politanalitika.ru