Дөньяда ниләр бар?
18 гыйнвар 2024, 20:23

Аларга эшкә соңлап килү рөхсәт ителә

Кемнәр турында сүз бара? 

rbc.rurbc.ru
Фото:rbc.ru

Белгород өлкәсендә  яшәүчеләргә   ракета куркынычы турында сигнал алганнан  соң тышка чыкмаска кирәк, эшкә соңлау очрагында да. Бу хакта  Белгород өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе начальнигы Сергей Потапов хәбәр итә.

“Өйдән чыкмыйча гомереңне саклап калырга. Әгәр инде эш бирүче аңламаса, ул очракта сезне якласыннар өчен органнарга мөрәҗәгать итәргә. Бу хәл һәр эш бирүчегә аңлаешлы булырга тиеш. Хәвеф сигналы килү вакыты теркәлгән: ничәдә хәбәр килгән һәм кайчанга кадәр дәвам иткәне төгәл билгеле, бу сезгә карата бернинди чаралар  кулланылмасын өчен нигез булып тора”, – дип аңлата ул.

Ракета сигналы гамәлдән чыгу турында хәбәр килгәч тә эшкә барырга мөмкин, дип дәвам итә Потапов.   Моңа кадәр авиация хәвефе янавы турында төрле  хәбәрләр җибәрелде, ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  өлкә начальнигы.  Күптән түгел исә “ракета куркынычы” дигән терминны беркетергә дигән карар кабул ителгән. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас