Карелиянең Шальское авылында кабинетында һава температурасы 0 градус чамасы булуы сәбәпле, фельдшер пациентларны одеялга төренеп кабул иткән. Бу хакта “Подъем” басмасы хәбәр итә.
“Подъем” мәгълүматы буенча, проблеманы урында хәл итәргә төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары килгән. Иң элек бу хәлгә җирле депутат Галина Щербакова игътибар итә. Ул өшеп күшеккән медикны фотога тешереп, Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрә.
“Проблеманы хәл иттек. Ул бина түбәсендә күп күләмдә кар җыелуы сәбәпле барлыкка килгән. Түбәгә чыккан сэндвич-торбалар урыннарыннан күчкән. Кыш сезонына әзерлек үткәндә бар да тәртиптә иде. Әле исә ремонт башкарылган. Кирпеч кладкасына зыян килмәгән. Мичләр дә сафта. Бүгенге көндә амбулаториядә җылы”, – дигәннәр ведомствода.
Фельдшер эшләвен дәвам итә. “Подъем” язуынча, поселок халкы медикны хөрмәт итә һәм хезмәтен бәяли.
Чыганак: lenta.ru