Ни булган?
2023 елда Кытай халкы саны кимегән. Үлүчеләр арту һәм туучылар кимү сәбәпле бу илдә халык саны 2 млнга кимеп, 1,41 млрдка калган. Шул хакта Bloomberg чыганагы КХР Милли статистика бюросы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Бу хәл ил икътисадында зур үзгәрешләргә китерергә мөмкин.
Агентство бу саннар, 2022 ел белән чагыштырганда, ике тапкыр артыграк, дип белдерә. 1961 елдагы иң зур ачлык тәмамланганнан соң беренче тапкыр шулай халык саны кимегән.
Үлүчеләр саны 11,1 млн кешегә җиткән. Бу да 1960 елдан соң рекордлы күрсәткеч.
Үлем сәбәпләрен ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, коронавируска каршы тыюларны бетерү моның төп сәбәбе, диләр. 2022 елның декабрендә ул авыру илдә яңадан ныклап таралган.
2023 елда бу илдә 9,02 млн бала туган. Бу Кытай халык Республикасы төзелгән 949 елдан соң иң түбән артым.
«Бер гаилә — бер бала» дигән сәясәтне кирегә үзгәртүе анда да кыен икән инде, халык саны кимүгә бара...
15 гыйнварда Пекин «көмеш икътисад» программасын караган. Аның буенча өлкәннәргә игътибар артачак, аларга күрсәтелгән хезмәтләргә (әйтик, картлар йортына ризык илткән өчен) триллионлаган долларлар бүленәчәк.
Биредә 2022 ел ахырына һәр бишенче кеше 60 яшьтән өстәге картлар дип белдергәннәр. Якын ун елда ул 30% артачак.
Фото: topkin.ru