Дөньяда ниләр бар?
16 гыйнвар 2024, 15:58

WhatsApp-ка ни булган?

Даими рәвештә "ватсап" аша аралашып яшәргә өйрәнүчеләр паникада.  

Бүген Башкортстан халкы WhatsApp  (РФдә экстремистик дип табылган Meta оешмасына карый)  эшендә тоткарлыкларга зарлана. Кайсыбер кулланучылар кичкә табан хәбәрләр китмәүгә һәм килмәүгә зарлана, фотосурәтләр озак китә. Иң күп зарланулар очраклары кичке 19.00 сәгатьтән соң  теркәлгән. Шулай ук бу сервистан кулланучылар мессенджерда шалтырату килә, әмма элемтә юк, диләр. Проблема мобиль кушымтада да, компьютер аша веб-версиядә дә күзәтелә.  Downdetector  онлайн-платформасы белдерүенчә,  Мәскәү белән Санкт-Петербургта да “ватсап” эшендә проблемалар теркәлгән.  

Минем WhatsApp-та “поиск  новых сообщений” дигән хәбәр чыга да чыга. Әмма шулай ук үзем дә язалмыйм, башкаларның хәбәрләре дә килми.

Ә сезнең кушымтагыз эшлиме, җәмәгать? Шулай бит ул, кайчак сәгатьләр буе “ватсап”ка кермәгән бар. Тик менә эшләмәгән чагында бик тә кирәге чыгып куя, ә эшләмәсә, эч поша...

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас