Дөньяда ниләр бар?
16 гыйнвар 2024, 16:48

Путин ыштансызлар турында нәрсә дигән?

Шоу-бизнес йолдызларының ярым-ялангач күңел ачуларын хәтерлисездер бит?

скриншот видео.скриншот видео.
Фото:скриншот видео.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм  күңел ачу чараларында ыштансыз сикергәләп йөрүчеләрнең тормыш кыйммәтләре аерыла. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин белдерде. Аның сүзләрен журналист Павел Зарубин үзенең Телеграм-каналында китерә.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, СВОдан кайтучы кешеләрнең  тормышка карашы башка. “Анда барырга карар кылган кешеләр утларны кичә, һәм күп тормыш өстенлекләре башкача күзаллана башлый. Монда инде ниндидер күңел ачу чараларында ыштансыз сикергәләп йөрмәячәксең”, – дигән Путин.

Әйткәндәй, Путин күңел ачкан ыштансызлар турында тәүге тапкыр үз фикерен белдерде. Декабрьдә Мәскәүнең Мутабор клубында  блогер Анастасия Ивлеева үткәргән чарадан соң җәнҗал купты. Анда җыелган  шоу-бизнес йолдызлары ярым-ялангач килеш үзләрен бар илгә “данлады”.  Бу хакта ишетмәгән-укымаган кеше юктыр:  чарадагы дресс-код шарты мөмкин кадәр азрак киенүне күзаллаган. Кичәдән таралган фото һәм видеолар җәмәгатьчелекнең ачуын китерде. Ивлеева үткәргән чараны СВОда катнашучылар да хурлап чыкты.

Бу хәлдән соң Дима Билан, Лолита, Филипп Киркоров һәм Ивлеева үзе дә реклама контрактларыннан колак какты. Җырчыларның концертларын куюдан баш тартучылар да булды.  Ә Беренче каналдагы “Яңа ел төне” тапшыруында  Филипп Киркоровның чыгышын “кисеп” алганнар. ТНТ каналындагы “Иван Васильевич меняет все!” каверында да Киркоров күренми (ә ул анда төшкән булган).

vk-smi.ru
kurer-sreda.ru
Фото:vk-smi.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас