Мошенник үзенә гашыйк булган мәскәүле ханымны алдаган: ул әтисен җирләр өчен икенче шәһәргә очуын һәм аның чынында булмаган (!) элиталы фатирындагы песиен карап торырга кушкан. Ә сөйгәне өчен борчылган хатын фатир ачкычын эзләгән арада фантазиягә бай ир аны төп башына утырткан.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, Мәскәүдә яшәүче хатын декабрьдә дейтинг-кушымтада (танышу өчен кушымталар – билгеле бер кызыксынулары булган кешеләрне берләштерүче сервислар (романтик мөнәсәбәтләр, җенси мөнәсәбәтләр яки дуслык – Авт.)) Роман атлы ир белән таныша. Ир белән хатын аралашып китә, алар бер-берсен ошаталар, Яңа ел алдыннан күрешеп, бәлки бәйрәмне бергә каршыларбыз, дип тә килешәләр. Әмма бәйрәмгә бик аз вакыт кала Роман әтисе үлүен һәм аны җирләр өчен тиз арада “беркем дә белмәгән (!) бәләкәй генә шәһәргә” очарга кирәклеген хәбәр итә.
Роман хатынга кечкенә үтенеч белән мөрәҗәгать итә: аның Шереметьево аэропортында парковкада калдырган “Порш” машинасын табып, салоннан “Триумф-Палас” элиталы торак комплексындагы фатирының ачкычларын алып, анда калган токымлы (!) песине ашатырга. Мәрхәмәтле хатын ризалашкан, әлбәттә. Ханым аэропортка барган вакытта Роман сүз ара сүз чыгып аның барлык акчалары белән банк картасын блокировкалауларына зарланган, шуңа ул сөйгәненнән дусты картасына (алар тиздән менә-менә күрешәчәк) 20 мең сум акча күчерүен үтенә.
Үтенеч канәгатьләндерелә, әлбәттә. Әмма шул ук мизгелдә (аэропортка барышлый) Роман беркатлы хатынны барлык мессенджерларда блокировкалый. Шулай итеп, алданган хатын аэропортка түгел, ә полициягә барырга мәҗбүр була.
Кайчакта бигрәк эч поша хатын-кызларга. Ну ничек шулкадәр беркатлы булырга мөмкин соң? Ә бу мошенникка оригинальлеге өчен хәтта "афәрин" диясе килә...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.