Краснодар краеның Шабельское авылы башлыгы җирле халык өчен Яңа ел тамашасы күрсәткәннән соң вазифасыннан колак каккан. Кубаньдәге вакыйга хакында SHOT Telegram-каналы яза.
Телеграм-канал урындагы Мәдәният йортында узган тамашадан видео урнаштырган. Видео кадрларында Кыш Бабай костюмындагы штансыз ирне күрергә мөмкин. Без барыбыз да Кыш Бабай персонажында күреп өйрәнгән традицион озын тун урынына артист эчке киемне чак-чак кына каплый торган кыска халат кигән. Икенче бер өзектә шул ук штансыз ир ширма артында җенси акт вакытындагыга охшаш хәрәкәтләр ясый, бу хәрәкәтләр барышында хатын-кызның ыңгырашкан тавышлары ишетелә. Җитмәсә, яктылык та шулай корылган – ир белән хатын ширма артында булсалар да, нишләгәннәре тамашачыларга бик яхшы күренә.
Тамашаны бары тик өлкәннәргә карарга рөхсәт ителә дисәләр дә, залда балалар да булган, дип яза SHOT. Интернетта купкан тавыштан соң авыл башлыгын гына эштән азат итеп калмаганнар, спектакльне оештыручыга да, барлык артистларга да үз теләкләре белән эштән китү турында гариза язарга туры килгән.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.