Немец фермерлары протест акциясенә чыккан. Алар Германия властьларының дизель ягулыгына субсидияләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен ташламалы салымны бетерүгә каршы.
Протест акцияләре Берлинда Бранденбург капкалары янында, шулай ук тагын берничә калада үткән. Протестка 100 мең авыл хуҗалыгы техникасы чыгарылган. Нәтиҗәдә, шәһәр урамнарын меңнәрчә авыл хуҗалыгы техникасы басып алган.
Былтыр декабрьдә Германия хөкүмәте фермерларга субсидияләр бирүне туктатачагын белдергән. Бу исә немец казанасына дизель ягулыгы сатып алу өчен ярдәмгә бүленгән 440 миллион евроны, шулай ук махсус техника өчен ташламалы салымны бетергән очракта тагын 480 миллион евроны экономияләргә булышачак. Германия хөкүмәте салымга ташламаны үз көчендә калдырырга, ягулык өчен субсидия бүлүне этаплап киметергә карар иткән.
Менә шулай, Германия Украинадагы сугыш утына миллионнарын ике дә уйламый ыргыта, ә илне туендыручыларга зур булмаган ярдәмен дә исәпли. Әллә утта яндырырга акчасы җитми башлаган?!
Фото: АиФ.