Дөньяда ниләр бар?
12 гыйнвар 2024, 13:35

Банан илендә фетнә

Ни кызганыч, менә тагын дөньяның бер почмагында конфликт уты дөрләргә тора.

Банан илендә фетнәБанан илендә фетнә
Банан илендә фетнә

7 гыйнварда Эквадорда сәяси вакыйгалар кискенләшеп киткән. Эквадор президенты Даниэль Нобоа илдә эчке кораллы конфликт режимы керткән. Сишәмбе көнне ил территориясендә җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәшү өчен республика хәвефсезлек советы утырышын үткәргән. Моннан тыш, Нобоа эчке кораллы конфликт тууы сәбәпле армия һәм полицияне мобилизацияләгән.
Илдә эчке ызгыш Гуаякиль шәһәрендә туры эфир вакытында битлек кигән коралланган кешеләрнең TC Television телекомпаниясе журналистларын кулга алудан башланган. Эквадор полициясе телеканал бинасына махсус подразделение хезмәткәрләрен җибәргән.
Гуаякиль төрмәсенән "Лос-Чонерес" җинаятьчел төркеме башлагы Хосе Адольфо Вильямар качканнан соң кискенләшеп киткән. Бу вакыйгадан илнең берничә төрмәсендә бунтлар булган. 8 гыйнварда ил президенты Нобоа гадәттән тыш хәл һәм комендант сәгате керткән. 9 гыйнварда исә икенче бер "Лос-Лобос" зур җинаятьчел төркеме башлыгы Фабрисио Колон Пико төрмәдән качкан.
Фетнәчеләр шәһәр автобусларын яндыралар, олы юлларны гранотометлар белән коралланган кешеләр баскан. Илнең бөтен учреждениеләре читтән торып эшләүгә күчерелгән. Вакыйгалар кискен төс алгач Перу властьлары Эквадор белән чиктәш районнарында тәртип сакчыларын арттырган. Перуның чит ил эшләр министрлыгы Эквадорның җинаятьчел төркемнәренең көч куллану актларын тәнкыйтьләгән һәм ил властьларын хуплавын белдергән.
Әйткәндәй, Эквадор - Русиягә төп банан озатучы. Бүген анда туган чуалышлар, теоретик яктан караганда, безнең илгә банан озатуга аяк чалырга мөмкин. Шулай да кибет киштәләрендә банан бөтенләй юкка чыкмагае дип өметсезлеккә бирелергә иртәрәк әле. Былтыр Русия сатып алган 1,306 миллион тонна бананның 1,302 тоннасы Эквадор өлешенә туры килә.

Фото:veritas4.livejournal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас