Билгеле булуынча, Чукотка АКШка якын урнашкан. Димәк, Владимир Путин Америка янына ук барып җитте. Беринг бугазы аша Америка Аляскасына йөз чакрым гына.
Путин ник Чукоткага барды? Аның бу сәфәре стратегик мөһимме? Сәяси аналитиклар моңа үз карашларын белдерде. Чукоткадагы Певек каласында дөньядагы беренче йөзмә, өстәвенә, Төньяк диңгез юлына яраклаштырылган атом станциясе бар. Моннан тыш, Русия ныклап торып Төньяк диңгез юлын үзләштермәкче.
Чукотка — Русиянең иң төньяк-көнчыгыш төбәге. Ул тулысынча экстремаль климат шартларындагы Арктика зонасына керә. Чукотка башкаласы Анадырьда — 13 мең, төбәктә барлыгы 48 мең кеше яши. Үтә кырыс табигатьле Чукотка файдалы казылмаларга бай, аның АКШ чикләренә якын булуын искә алганда, бу тирә хәрби объектларга да бай булырга тиеш.
Президентның сәфәр программасы бай булды. Башта аны Мактровларның яшелчә теплицасы комплексы белән таныштырдылар. Әйткәндәй, Чукоткада азык үтә кыйммәт. Әйтик, суган, кыяр-помидор хаклары бер мең сумнан артып китә. Ә теплицаныкы икеләтә арзанракка төшә. Теплицада елына 79 тонна яшелчә үстерелә. Бу исә Анадырьда сатылган яшелчәнең 20 проценты. Алай да очрашуда азык-төлек, яшелчә хаклары игътибар үзәгендә булмады. Гаиләләргә, аеруча күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү төп темаларның берсе булды. Гаиләдә өченче бала туганда, Приморье краендагы сыман, ипотеканы капларга өстәмә 550 мең сум түләүне президент хуплау яклы булуын белдерде. Президент шулай ук Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча тагын бер чараны — күп балалы гаиләләрне бердәнбер торак өчен салым түләүдән азат итүне хуплады. Ә менә ана капиталын машина сатып алуга куллану мәсьәләсен президент хупламады. Аның урынына ул хөкүмәт белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Ерак Көнчыгышта яшәүче күп балалы гаиләләр өчен машина сатып алуга ташлама булдыру мәсьәләсен чишәргә вәгъдә итте.
Башка мәсьәләләр белән беррәттән кадрлар кытлыгы мәсьәләсе дә тикшерелде. Моның өчен быел гамәлдән чыгарга тиешле «Авыл укытучысы» программасын 2030 елга кадәр озайтмакчылар. Шулай ук Төньякта яшәүче аз санлы халыкның мәдәниятен саклауга да игътибар бүленәчәк. Торак төзелеше,традицион хуҗалык тармакларын һәм транспортны үстерү — чишелеш көткән мәсьәләләрдән аталды.
Путинның Чукоткага сәфәренә Көнбатыш битараф калмады. «Путин, АКШтан 55 миль арада урнашкан ерак, боз белән капланган чик буе төбәгенә килеп, Көнбатыштан көлде»,—дип язып чыккан Бөек Британиянең «Дейли Майл» басмасы. Бу сәфәр Көнбатыш өчен үзенчәлекле сигнал: безнең илнең географиясе шулкадәр киң ки, Русия президенты РФ чикләреннән чыкмыйча, АКШ янына кадәр барып җитте.
Фото:khabara.ru