Дөньяда ниләр бар?
11 гыйнвар 2024, 15:54

Чиновникларга халык белән очрашуларга туннар кимәскә кушканнар

Нигә икән, ничек уйлыйсыз? 

vsenashoping.ruvsenashoping.ru
Фото:vsenashoping.ru

Саратов өлкәсендә түрәләрдән халык белән очрашуга туннар һәм кыйммәтле күн  киемнәр  кимәүләрен үтенгәннәр. Бу хакта урындагы Саратов губернаторы аппаратындагы чыганакка таянып, “Взгляд-инфо” басмасы хәбәр итә.

“Саратов түрәләренең бу киенү стиле тыйнаклык һәм  гадилекне күрсәтеп торырга тиеш. Чиновниклар күзгә ташланмаган гади курткалардан, җылы кепкалардан, бәйләнгән башлыклардан булырга тиеш”, – дип сөйләгән “Взгляд-инфо” әңгәмәдәше.

Түрәләр мех кия ала, әлбәттә, әмма ул  киемдә өстәмә элемент  кына булырга тиеш, ди басманың чыганагы, һәм мондый дресс-код    кешеләр белән берләшүгә ишарә булачак, имеш. Саратов өлкәсе хөкүмәтендә яңа таләпләргә аңлап караганнар, ди.

Э-э-э-х, гади куртка киеп кенә халыкка якыная алсаң икән ул... 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас