Дөньяда ниләр бар?
10 гыйнвар 2024, 15:32

Күктә бәби тапкан хатын акчалата бүләккә ия булган

Сөенечле вакыйга! 

“Уральские авиалинии” самолетында очучы пассажир хатын күктә бәби тапкан һәм башка пассажирлардан бүләккә 55 мең сум акча алган. Бу хакта “Крыша ТурДома” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма язуынча,  Подмосковьеның Жуковский аэропортыннан Дүшәнбегә юлланган лайнерда  йөкле хатынның  тулгаклары башланган. Авиакомпаниядә сөйләүләренчә,  самолет тиешле биеклеккә күтәрелгәч тә, йөкле хатын кычкыра башлаган. “Аңа ярдәмгә бортпроводниклар ашыккан, алар арасында моңа кадәр фельдшер булып эшләгән Надежда Ивакина булган, пассажирлар арасыннан Мәдинә исемле шәфкать туташы да булышкан”, – диләр авиакомпаниядә.  

Булачак әнине өч кәнәфигә яткырганнар. Ул баласын исән-сау тапкан, шуңа да пилотлар ашыгыч рәвештә җиргә  самолетны  утыртмаска булганнар. Моңа сөенгән пассажирлар яңа туган кыз балага акчалата бүләк ясаганнар – алар барлыгы 55 мең сум акча җыеп биргән. 

Чыганак:  lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас